

Ветеринария хезмәткәрләре көне ел саен 31 августта билгеләп үтелә. Ветеринар һөнәре җирдә иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булып санала, аның билгеләнешендә тирән мәгънә салынган - хайваннар сәламәтлеген саклау аша –кешенекен саклау.
Бүгенге көндә районда 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 52 крестьян - фермер хуҗалыгы һәм 88 торак пункт бар. Барлык терлекләргә дә дәүләт ветеринария хезмәте күрсәтелә. Дәүләт ветеринария хезмәте составына ветеринария станциясе, диагностика бүлеге, ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе, 5 ветеринария участогы, 4 ветеринария дәваханәсе керә. Алар районның барлык торак пунктларын һәм хуҗалыкларын хезмәтләндерә, шулай ук барлык хуҗалыкларда, нигездә, производство ветеринария хезмәте бар.
Районның ветеринария хезмәте 12 берәмлек техника белән җиһазландырылган, шул исәптән 2 берәмлек дезинфекцияләү өчен махсус машина бар. Ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекчелек биналарына, шулай ук үләт базларына дезинфекция үткәрелә.
Ветеринария тармагында уңай нәтиҗәләргә ирешелә. Терлекләрнең кискен йогышлы авырулары (бруцеллез, туберкулез, чума, себер түләмәсе һ. б.) буенча имин тотрыклылыкка ирешелә. Күмәк хуҗалыкларда һәм шәхси секторда терлекләрне профилактик тикшерү һәм вакцинацияләү буенча чаралар алып барыла. Әлеге уңышларга ветеринария белгечләренең олы тәҗрибәсе, үз хезмәтләренә бирелеп эшләү нәтиҗәсендә ирешелде.
Авыруларны диагностикалау һәм азыкның сыйфаты буенча лаборатор тикшеренүләр белән диагностика бүлеге белгечләре шөгыльләнә. Бүлек кирәкле җиһазлар, аппаратура, инструментлар, биопрепаратлар белән тәэмин ителгән. Белгечләрнең эшчәнлеге Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәсе тарафыннан расланган еллык план нигезендә тормышка ашырыла.
Бүлектә мөгезле эре, вак терлекләр, дуңгызлар, атлар бруцеллезасына тикшерүләр үткәрелә. Диагностика бүлеге белгечләре хайваннарның сәламәтлеген саклау һәм терлекчелекне үстерү, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге өчен хезмәт сала.
Ветеринария-санитария өлкәсендә сыйфатлы һәм имин продукция җитештерүне тәэмин итү буенча ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөһим эш алып бара.
Безнең район республиканың башка районнары белән чагыштырганда күптөрле йогышлы авыруларга бәйле имин санала. Ветеринарлар эшчәнлегендә күп нәрсә кирәкле материаллар һәм препаратлар белән тәэмин ителешкә бәйле. Профилактик чаралар үткәрү өчен федераль һәм республика бюджеты препаратлар белән үз вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итә. Без бу эшләрне җәмәгать терлекләре белән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шулай ук шәхси секторда башкарабыз. Планлы профилактик чаралар ярдәмендә бүгенгесе көндә себер түләмәсе, туберкулез, бруцеллез авырулары буенча иминлек саклана. Ләкин шуның белән бергә, район территориясенә нодуляр дерматит, дуңгызларның африка чумасы, кошлар гриппы авыруларын алып керү куркынычы яный.
Соңгы вакытта ветеринария табибы ярдәме таләп ителә торган контингент бик нык үзгәрде. Элек, нигездә, эре һәм вак мөгезле терлек белән эшләсәләр, хәзер ветстанциягә мәчеләр, этләр, диңгез дуңгызлары, әрләннәр алып киләләр. Һәр пациентка үзенчәлекле алым табарга кирәк, чөнки хайван чиргә зарлана алмый. Шуңа күрә ветеринар тәҗрибәле белгеч һәм тирән һөнәри белемгә ияле генә түгел, ә сиземләү һәм интуицияле дә булырга тиеш.
Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре хайваннар сәламәтлеген саклауны тәэмин итә һәм кеше сәламәтлеге сагында тора, аны хәвефле авырулардан саклап, хайваннар продукциясе сыйфатын, аларны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен контрольдә тота, халыкны хайваннардан килгән авырулардан саклау - бу эш аерым җаваплылык таләп итә. Медицина - кешене, ә ветеринария бөтен кешелекне дәвалый, диләр.
Хезмәткәрләребез югары профессионализм белән аерылып тора, алар теләсә нинди шартларда кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә ашыга, үз һөнәрләренә тугры кала.
Хөрмәтле коллегалар, дәүләт, производство ветеринария хезмәте ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тәбрик итәм. Фидакарь хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәеф телим.
Азамат Рахманов,
«Илеш ветеринария станциясе» ДБУ начальнигы.