Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
8 сентябрь 2022, 06:35

Эчкән килеш руль артына утырмагыз

Башкортстанда бер тәүлек эчендә юл һәлакәтендә спиртлы эчемлек кулланган водительләр  аркасында ике кеше һәлак булган.

Эчкән килеш руль артына утырмагызЭчкән килеш руль артына утырмагыз
Эчкән килеш руль артына утырмагыз

Башкортстанда бер тәүлек эчендә юл һәлакәтендә спиртлы эчемлек кулланган водительләр  аркасында ике кеше һәлак булган

Узган тәүлектә Башкортстанның ике районында транспорт һәлакәтендә спиртлы эчемлек кулланган водительләр аркасында ике кеше һәлак булган. Бу хакта Телеграм-каналында ведомство башлыгы Владимир Севастьянов язды.

Илеш районында Дүртөйле – Груздевка трассасының 38 нче чакрымында «Богдан»автомобилендә  идарә итүче Дүртөйле районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат   куркыныч борылышта  юлдан очып төшә. Авария нәтиҗәсендә, ашыгыч ярдәм килгәнче, 32 яшьлек пассажирның шунда ук  гомере өзелә. Водитель тән җәрәхәте ала. Аның канындагы спирт 0,772 мг/л күрсәткән. Шулай ук, идарә итүче һәм аның пассажиры куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Юл һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.

Хөрмәтле водительләр! Юл йөрү кагыйдәләрен онытмагыз, төгәл үтәгез.

фото ГИБДД по РБ

Автор:Лира Гареева
Читайте нас