Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 сентябрь 2022, 06:22

Урак – 2022

Алдынгылыкны бирмиләр

Урак – 2022Урак – 2022
Урак – 2022

Районда  урып-җыю барышында алдынгылар билгеләнеп, аларга вымпел һәм   акчалата премия тапшырылды. Кыр батырларын район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде. “Иң яхшы комбайнчылар” исеменә М.Горький ис. кооперативтан Тәлгать Маликов (“Nova-340”),“Илеш ”кооперативыннан Шамил Локманов (“ДОН-1500”), “Урожай”токымчылык заводы җәмгыятеннән Динис Фазлыев (“Акрос-530”), чит ил комбайннары арасында “Урожай”токымчылык заводы җәмгыятеннән Азат Зарипов лаек булды. “Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Самат Фәхрисламов, “Иң яхшы тагылма һәм япмалы чапкыч операторы” номинациясендә XXII партсъезд ис.кооперативтан Фәнүр Хәмзин, ”Иң яхшы йөк ташучы водитель” булып М.Гәрәев ис.кооперативтан Илмир Гаязов билгеләнде.

 

Урак – 2022
Урак – 2022
Урак – 2022
Урак – 2022
Урак – 2022
Урак – 2022
Урак – 2022
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас