Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 сентябрь 2022, 05:59

Батырларыбызга - мәңгелек дан!

Уфада Украина территориясендәге махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды

Батырларыбызга - мәңгелек дан!Батырларыбызга - мәңгелек дан!
Батырларыбызга - мәңгелек дан!

"Русия Герое" йолдызын офицерның әти-әнисенә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тапшырды.

- Хөрмәтле әти-әниләр, сугышта һәлак булган якташларыбызның туганнары һәм якыннары!
Безнең сугышчылар антка, Ватанга ахыргача тугры калды. Аларның батырлыгы гасырларда яшәячәк. Аларның хәрби хезмәтне сайлавы безнең барыбыз өчен дә рухи көч, югары әхлак, батырлык үрнәге булачак. Мин сугышчыларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары алдында баш ияргә телим. Бөтен Башкортстан, бөтен Русия горурланучы улларны, чын геройларны тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә!

Русия шундый уллары ярдәмендә яшәячәк. Ватан өчен һәлак булган сугышчыларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хәтер, - дип билгеләде Константин Толкачев.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен якташыбыз, өлкән сержант Марат Мостафин Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне геройның әнисе, Бәләкәй Таҗәй авылында яшәүче Зөлфирә Шәмсиәхмәт кызы алды.

Бүләкләр тапшырылганнан соң, һәлак булган сугышчы-геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

- Русия киләчәге өчен үз гомерен ут астына куйган туганнарыгызның һәм якыннарыгызның тормышы юкка булмады. Аларның хезмәттәшләре башлаган эшне һичшиксез тәмамлаячак. Аларның якты истәлеге, исемнәре мәңгеләштереләчәк, һәм без аларның батырлыгы белән горурланачакбыз. Республика Башлыгы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм, - диде чара ахырында Константин Толкачев.

 

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас