+21 °С
Болытлы


Югары Яркәй авылының 4 нче мәктәбенең 7А сыйныф укучылары «Чиста чишмә» акциясендә катнаштылар һәм Түбән Яркәй авылындагы "Салкын Чишмә" территориясен чүп-чардан чистарттылар. Авыл халкы өчен игелекле эш башкардылар, чөнки чишмәгә күп кенә халык килә. Балалар «Чиста чишмә» экологик десантыннан бик зур уңай эмоцияләр тупладылар, су, чишмәләр һәм экологик проблемалар турында белемнәрен тулыландырдылар, ачык һавада күңелле вакыт үткәрделәр.
Фото: https://vk.com