

Бүгенге көндә районыбызның күп яшьләре Ватан алдындагы үзләренең хәрби бурычларын намус белән үти
Районыбыз егетләре әти-әниләре, туганнары, якыннары йөзенә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итә. Алар хакында рәхмәт хатлары әледән-әле килеп тора.
Харис Каланов Югары Яркәй авылында туып-үсә. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Спорт белән шөгыльләнә, волейбол, футбол уйнарга ярата, чаңгы шуу белән мавыга. Арытаба Уфа дәүләт авиация техник университетында электроэнергетика һәм электротехника юнәлеше буенча белем алуын дәвам итә. Биредә дә сынатмый тырыш егет, төрле чараларда актив катнаша. 2017-2018 уку елында укудагы һәм гыйльми тикшеренү эшендәге югары казанышлары өчен Харис Хәлил улы Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек була.
Узган елның ноябрендә армия сафларына алына. Күптән түгел солдатның әнисе Флүзә Флүс кызы исеменә хәрби часть командиры С.Богдановтан Рәхмәт хаты килә. Анда шундый сүзләр бар: “Кыска гына вакыт эчендә улыгыз хәрби белгечлекне уңышлы үзләштерде, үз эшенең чын остасы булды. Командирлары һәм хезмәттәшләре аны хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы һәм намуслы, тырыш егет булуы өчен хөрмәт итә. Часть командованиесе һәм үземнең исемнән улыгызга яхшы тәрбия биргән өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз”.
Якташыбызга теләкләрнең иң изгесе – хәрби антына ахырынача тап төшерми, туган якларыңа исән-сау әйләнеп кайт.