

1952 елның 19 сентябрендә көзге матур көндә Андреевка авылында Екатерина Федоровна һәм Алексей Васильевич Михайловларның зур гаиләсендә әниебез Альбина туа. Ул чорда заманалар авыр була: әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша, әнисе тылда ал-ял белми эшли. Алар дүрт балага гомер биреп, Анатолий, Ольга, Альбина һәм Николайны тәрбияләп үстерәләр.
Әлеге тату һәм ныклы гаиләдә һәркем белем алып, киләчәктә медицина, мәгариф һәм машина төзелеше өлкәсендә белгеч булды.
Әнием бәләкәйдән әти-әнисе үрнәгендә изгелекле, миһербанлы, тырыш булып үсә. Андреевка урта мәктәбен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң олы апасы Ольга артыннан Новосибирскийга китә. Биредә Новосибирский педагогия институтына укырга кереп, физика һәм математика белгечлеген сайлый. Апасы белән югары уку йортларын бергә уңышлы тәмамлыйлар. Ольга табиб һөнәрен үзләштерә һәм гаилә корып, Красноярда эшләргә кала.
Институтны тәмамлаганнан соң якыным туган якларына әйләнеп кайта һәм Югары Яркәйдәге урта мәктәптә математика укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Яшьлеге, чибәрлеге, тырышлыгы белән бер мәктәптә укыган әтиебез Аринат Фәһим улын үзенә гашыйк итә. Алар 1974 елда гөрләтеп туй ясап, әти-әниләре үрнәгендә ныклы һәм тату гаилә кора. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре өч уллары – Марат, Руслан һәм Рөстәм туа.
Кадерлеләребез туган районнарында намуслы эшләп, хезмәттәшләренең хөрмәтенә һәм ярдәменә лаек була. Нәтиҗәдә, әтиебезне Уфага “Башсельхозхимия” республика берләшмәсенә җитәкче итеп күчерәләр. Әниебез үзенең педагогик эшчәнлеген Уфадагы 29нчы мәктәптә дәвам итә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә фидакарь хезмәт салып, коллективның һәм укучыларның ихтирамын яулый. Арытаба алар туган якларына Андреевка авылына кайтып төпләнә.
Альбина Алексеевна үз укучыларында һәм бездә, улларында бәләкәйдән үк игелек һәм әдәплелек хисе тәрбияләде. Без һәрвакыт кадерлеләребезнең мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм назында үстек. Өчебез дә югары белем алып, мин Рөстәм белән әтиебез мисалында Башкорт дәүләт аграр университетында инженер-механик белгечлеген үзләштердек. Руслан Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлады, хәзерге вакытта өчебез дә һөнәрләребез буенча эшлибез. Үз гаиләләребезне булдырып, алты онык бүләк иттек. Алар “нәнәй” һәм “картәти” дип өзелеп тора, бик тә яраталар. Кадерлеләребез янына Андреевкага кайтканда без әниебез һәм әтиебезнең җылылыгын һәм кайгыртучанлыгын тоябыз: һәрвакыт өстәлләр мул ризык белән тулы була, тәмле ашлары күңелгә хуш килә.
Барыбыз өчен дә әни гаилә учагын саклаучы эталон - аның игелеге һәм тормыштагы зирәклеге балаларыбызны тәрбияләү өчен үрнәк, һәрвакыт киңәшләшәбез һәм тыңлыйбыз. Ул оныкларын шулкадәр ярата, аның чиксез мәхәббәте бернәрсә белән дә үлчәнми. Балалар нәниләрен игелеге һәм назы өчен кадерлиләр.
Өстәвенә, ул тырыш һәм булдыклы. Ишегалдыннан ук тәртип башланып, төрле чәчкәләр үсә, бакчада яшелчә-җимеш мул уңышы белән сөендерә.
Әтиебез Аринат Фәһим улы белән җитеш дөнья алып баралар, бөтен җирдә шундый матурлык, күркәмлек. Без дә буш вакытларыбызда аларга кайтып, хуҗалык буенча булышып, бераз шәһәр мәшәкатьләреннән ял итәбез.
Кадерле әниебез, сине 70 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Һәрвакыт бәхетне, уңышларны һәм, әлбәттә, сәламәтлекне юлдаш итеп, әтиебез белән борчылу һәм кайгы белмичә парлы, озын тормыш юлы насыйп булсын. Син безнең өчен иң матур һәм иң яраткан кеше. Күзләрең гел балкып торсын, кулларың арыганлыкны белмәсен. Киләчәктә дә шундый ихлас, изге күңелле, зирәк булып кал.
Өлкән улы Марат Гыйләҗев.
Уфа шәһәре.