Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 сентябрь 2022, 16:58

Ватанпәрвәрлек

Шәйморатовчы булу-мактаулы һәм җаваплы

ВатанпәрвәрлекВатанпәрвәрлек
Ватанпәрвәрлек

Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов исемендәге беренче сыйныфлары 2020 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгы нигезендә Уфаның өч гимназиясендә оештырыла.

Быел исә  алар республика буенча 79 мәктәптә ачылды. Районда иң беренчеләрдән булып Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә булдырылды. Анда 5 а сыйныфының 26 укучысы “Шәйморатов сыйныфы” мактаулы исеменә лаек булды. Алар барысы да активчы һәм тик “яхшы” билгеләренә генә өләшүче укучылар. Гади укучылардан  аларны башкорт атчылары кигән камзол формасы һәм «яшь шәйморатовчы»дигән билгеләр аерып тора.

Әйтергә кирәк, Шәйморатов сыйныфы - исем генә түгел, ә махсус статус, ул озайлы, җентекләп әзерләнүне таләп итә. Бу махсус сыйныфларда фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә һәм патриотик тәрбиягә басым ясала. Дәрестән тыш занятиеләрдә шәйморатовчылар строй, ут, спорт әзерлеге белән шөгыльләнәчәк, хореография һәм вокал студияләренә йөриячәк, музыка уен коралларында уйнаячак. Әлеге сыйныфларның үзенчәлеге - 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларының батырлыгы, рухи-әхлакый кыйммәтләр, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру мисалында ил тарихына, патриотизмга, Ватан өчен горурлык хисе, республика тәрбияләүгә юнәлдерелгән системалы эш.

Шәйморатовчыларга багышлау тантанасы 2022 елның 11 октябрендә, Республика көнендә, Уфа шәһәренең Совет мәйданында легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу вакытында узачак, анда 500дән артык бала катнашачак.

Шәйморатчы булу-мактаулы һәм җаваплы. Һәм мин ышанам, алар үз юлларыннан тайпылмаячак. Алар Ватанның, кеше сыйфатларының нәрсә икәнен аңлый,  лаеклы кешеләр булып үсәчәк һәм «Салауат нәселенең чигенә белмәвен" беләчәк. Яңа уку елында уңышлар сезгә, балалар.

 

 

Светлана Фәйзрахманова,

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 5А сыйныф җитәкчесе.

 

Ватанпәрвәрлек
Ватанпәрвәрлек
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас