

Пушкин картасы — махсус банк картасы, ул яшьләргә төрле мәдәни чараларда булу мөмкинлеген тәэмин итә. Әлеге проект яшьләрнең мәдәнияткә кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелеп, аларга керү бюджет акчалары аша түләнә. Бу уңайдан “Илеш районы мәдәният бүлеге” МБУ район мәктәпләре өчен төрле программалар оештыра.
Күптән түгел Рсай урта мәктәбе укучылары әлеге мөмкинлектән файдаланды һәм үзләренең мәдәни дәрәҗәсен күтәрде. Тәүдә кызлар һәм малайлар Ябалак күп функцияле мәдәният йортында булды. Танышу күңел ачу белән башланды. Заманча мәдәният учагында караоке өчен зур экран урнаштырылган. Биредә укучылар үзләренең музыкаль сәләтләрен күрсәтә алды.
Арытаба экскурсовод Венера Гозәерова 1895 елда улы Якуп тарафыннан куелган сәүдәгәр Нигъмәтулла һәйкәле белән таныштырды.
Аннары яшьләрне Иске Кыргыз авылы мәдәният йортында каршы алдылар. Мәктәп укучылары мәдәни оештыручы Ринат Мәҗитов әзерләгән мини-концертны теләп карады. Ул төрле музыка коралларында көйләр башкарды. Шулай ук биредә Илгиз Сәлимгәрәев җитәкчелегендә тарихи-туган якны өйрәнү музее эшли. Монда инде балалар безнең халыкның тарихы, музыкасы, һөнәре һәм көнкүреше белән бәйле экспонатларны кызыксынып карады.
Иң соңгы тукталыш Андреевка күп функцияле мәдәният йортында булды. Тәмле чәй эчкәннән соң укучылар тарих музее белән танышып, биредә шулай ук борынгы көнкүреш һәм һөнәрчелек әйберләре тәкъдим ителде. Икенче катта зур заманча китапханә урнашкан. Яшьләр өчен - үсеш, ә кечкенә балалар өчен уен бүлмәләр оештырылган. Кызларда һәм малайларда мондый заманча мәдәният учакгы соклану калдырды.
Укучылар мәдәни оештыручыларга кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, экскурсиядән онытылмас тәэссоратлар алып таралышты.
Гөлнара Исламова,
Рсай мәдәният йортының мәдәни оештыручысы.