

Владимир Путин дәүләт хезмәткәрләренең окладларын 1 октябрьдән 1,04 тапкыр арттырачак.
Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыкларының, Федераль хәвефсезлек хезмәте, Росгвардия, СВР, ФСО директорларының, СКР башлыгы һәм генераль прокурорның хезмәт хаклары да шул кадәр артачак.
Индексация шулай ук Юстиция министрлыгы, Федераль суд приставлары хезмәтендә эшләүчеләргә дә кагылачак.
Бу указга инде Президент кул куйган. Хөкүмәткә әлеге указны тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү бурычы куелган.
Чыганак: Башинформ