

Сеңрән авылында яшәүче 40 елга якын гомерен халык сәламәтлегенә багышлаган Мәдәния Гәрәевага карата д а н ә къ ш у ш ы с ү з л ә р н е әйтергә була. Әйткәндәй, ул ТР Актаныш районы Елан авылындагы иң тырыш, иң тату гаиләләрнең берсендә – Мәгъсүмә һәм Хираҗетдин Вәҗиевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авылдагы кызларга, егетләргә хас булганга, бәләкәйдән хезмәт тәмен татып үсә ул. Һәр эштә төгәллек,тәртип ярата. Әниәтисе дә нәкъ шуңа өйрәтергә тырыша. Әлбәттә, гаиләсендә алган яхшы тәрбия арытабангы
тормышында зур роль уйный. Шулай булмаса, халык сәламәтлеге сагында уяу тора алыр иде мени?! Ул һөнәрен намус белән башкара. Мәдәния Хираҗетдин кызы Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач, Табанлыкүл авылында фельдшер булып хезмәт юлын башлый. Анда бер ел эшләгәч, язмыш жилләре аны ямьле Сөн буена урнашкан Сеңрәнгә алып килә. Авылның
уңган, шаян, булдыклы егете Фәнис Шәрифҗан улы Гәрәев белән матур гаилә коралар. Бербер артлы мәхәббәт җимешләре - өч уллары дөньяга килә. Тормыш иптәше колхозда - механизатор, ә үзе фельдшеракушерлык пунктында эшли башлый. Авыл фельдшеры - гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен
еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше. Сер түгел, Мәдәния апага бер үк вакытта «ашыгыч ярдәм» дә, акушер-гинеколог та, офтальмолог та, хирург та, шул ук
вакытта педиатр да булырга туры килә. Чын мәгънәсендә, олы йөрәкле, батыр хатын ул. Нинди генә хәлләр, фаҗигаләр булмый авыл тормышында: суга бату, кул-аякка балта, чалгы
тидерү, кысылу, бәрелү дисеңме. Җәй көне, бал кортлары чагып, аллергия реакцияләре белән килүчеләр дә шактый була. Ашыгыч ярдәмне беренче булып ул күрсәтә һәм бик күпләрнең гомерен саклап та кала. 36 ел хезмәт дәверендә үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга игътибарлылыгы белән авылдашларының ихтирамын, үзенә
ышанычын яулады. Ул исә аларның һәммәсенең дә шул күңел дөньясы ишекләренә ачкыч таба белде, үзенә ярдәм сорап килүчеләрне кире бормады, читкә какмады. Кешеләрнең авыруларын гына түгел, җаннарын да дәвалады. Гомер дигәнең бер көе генә бармый шул. Тормыш иптәшен - Фәнисен паралич суга һәм аңа иң куркыныч диагнозны куялар - баш миендә яман чир
табалар. Мәдәния апа бернинди кыенлыкларга карамый, яхшы итеп тәрбияли аны - 2 ел үзе белән җитәкләп эшкә йөртә, чөнки приступлары башланса, беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк. Ләкин күпме генә тырышса да, яман чир үзенекен итә - терәк-таянычы булган Фәнисен бу дөньядан иртәрәк алып китә. Мәдәния Хираҗетдин кызы өч баласы белән яшьли тол кала. Улларын ялгызы тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгара. Әмма язмыш тагы үз сынавын куя. Бала кайгысын да кичерергә туры килә аңа, төпчек улы Глүс вафат була.Шул чакта туганнарының, дусларының аны ташламавы, киңәшләре белән ярдәмгә килүе авырлыклар алдында бөгелеп төшүдән аралый. Малайлары да үзенә охшап, тырыш, хезмәт сөючән. Өлкән улы Әлфис Уфа шәһәренең Дема районы хакимият башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкара. Тормыш иптәше Эльвира белән ике ул үстерәләр. Икенче улы Рәфис әнисе янында төп йортта яши.
Ихата тутырып мал-туар, кошкорт асрыйлар, яшелчә, җиләкҗимеш үстерәләр. Эшсөяр шәфкать туташын һәр кеше хөрмәт итә, игътибарлы, сизгер йөрәкле булганы өчен авыл халкы рәхмәтле аңа. -Тәүлек әйләнәсенә нинди генә үтенеч, сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торды. Әле дә хаклы ялда булуына карамастан, бер үтенечебезне дә кире какмый, - ди аның хакында авылдашлары. Бүген Мәдәния Гәрәева үзенең күркәм юбилеен – 70 яшен билгели. Авырлыкларга бирешми, тормыштан ямь-тәм табып, аның матурлыгын тоеп гомер кичерә. Киләчәктә дә юбилярга сәламәтлек, бәхет, туар таңнары гел шатлыклардан гына торсын, дип телисе килә.
Лира Кәбирова