Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2022, 13:59

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим.
Районда яшь буынны мәктәпкә, тормышка әзерләү өчен барлык уңай шартлар булдырылган. Балалар бакчалары уңышлы эшчәнлек алып бара, заманга ярашлы, яңалары төзелә, булганнарына реконструкция үткәрелә. Сез үзегезгә йөкләтелгән мөһим бурыч – җәмгыятьнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез, белемегезне күтәрү өстендә даими шөгыльләнеп, эшегезне мәгариф тармагы таләпләреннән чыгып оештырасыз. Бакча коллективларының, тәрбияләнүче нәниләрнең төрле конкурсларда, бәйгеләрдә актив катнашуы, уңышлы чыгыш ясавы, җиңүләргә ирешүе - сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Алдагы көннәрдә дә бурычыгызга тугры калып, җәмгыятебезнең киләчәге булган сабыйларга йөрәк җылыгызны салып, аларга тиешле
тәрбия биреп, мәктәпкә әзерләүдә белем бирү учреждениеләрнең, ата-аналарның якын ярдәмчеләре булырга язсын.

 

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.        

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: