+22 °С
Яңгыр


Беренче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырып үзләренең көчләрен сынап карады. 45 катнашучы спорт буенча беренче имтиханнарын дулкынланып көтте. ГТО фестиваленең яшь катнашучыларын М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе директоры Айдар Фәрхетдинов, судьялар сәламләп, укучыларның яхшы нәтижәләргә ирешүен теләде.
Яшь спортчылар төрле спорт биремнәрен лаеклы үтәде. Нормативларны тапшыру нәтиҗәләре гомуми базага кертеләчәк, алар тиешле ГТО билгеләрен алачаклар.