Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 сентябрь 2022, 11:04

Мобилизацияләнгән гражданнарга нәрсә алырга?

Мобилизацияләнгән гражданнар үзләре белән бер тәүлеккә теләгән әйберне алырга хокуклы

Мобилизацияләнгән гражданнарга нәрсә алырга?Мобилизацияләнгән гражданнарга нәрсә алырга?
Мобилизацияләнгән гражданнарга нәрсә алырга?

Мобилизацияләнгән гражданнар үзләре белән бер тәүлеккә теләгән әйберне алырга хокуклы. Һава торышы буенча киенергә, үзе белән җылы әйберләр алырга рөхсәт ителә. Тиешле урынга килеп җиткәч, алар киредән посылка белән җибәрелергә мөмкин. Мобилизацияләнгән гражданнар кирәкле кием белән тәэмин итәчәкләр. Өстәмә рәвештә шәхси гигиена әйберләре, медицина кирәк-яраклары (ашказаны ялкынсынуыннан, ютәлдән дарулар, йод, зеленка, антибиотик, градусник, бинтлар, җилем жгутлар,  пластырь), яңгырдан сакланырга плащ, паяль лампа, җилем итек, тезлек, тимер чынаяк, тәлинкә, кашык, энә, кәтүк, салфетка, акча, фонарь, мультитул (күп функцияле компактлы инструмент), термокием, шапка, тактик перчаткалар, поход утыргычы, теплоидлар (химик җылыткыч), батарейкалар,  кнопкалы телефон алырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби частькә килгәч, мобилизацияләнгән гражданнар барлык төр канәгатьлекләргә, шул исәптән медицина ягыннан да тәэмин ителәчәк.

 

Фото: https://cdn.culture.ru

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас