

Тәрбияче - балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган педагог - Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан тәрбияче Руфина Әхнәф кызы Сәитгалиева. Ул –Краснокама районы Иске Аткол авылында туып-үскән, шул авылның урта мәктәбен тәмамлаган.
Чын татар хатын-кызларына хас сабырлык, күркәмлек кебек сыйфатларны Руфина Әхнәф кызында әнисе Лиза апа кечкенәдән үк тәрбияләгән. Укытучы буларак, ул кызына үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән.
Руфина Әхнәф кызы Уфа педагогия училищесын уңышлы гына тәмамлап, һөнәри эшчәнлеген 1985 нче елда Этәй авылында тәрбияче булып башлап жибәрә. Арытаба, 1990 елда Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасына эшкә килә.
Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти-әни булганнар. Беренче сабыйлары әлеге тәрбиячегә йөргәнгә күрә, кечесен дә шушы төркемгә бирергә теләделәр. Иң якын кешеләре булган әти-әнидән аерылып, беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергән бала, әлбәттә, борчыла, елый. "Безнең балабыз чит кешеләргә бик авыр ияләшә. Бакчага ничекләр ияләнер инде, дип бик борчылдык”, дип искә алалар ата-аналар. Ул аларны елмаеп каршы ала, үз оныклары кебек кулларына алып тынычландыра, тәмле сүзен кызганмый.
Коллективта олысы да, кечесе дә бердәй хөрмәт итә Руфина Әхнәф кызын. “Һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәрми, үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә”, -диләр аның турында хезмәттәшләре.
Эшчәнлеге җитәкчелек тарафыннан югары бәһалана аның. Ачык белем бирү эшчәнлекләрен оештырган вакытта барысы да методик яктан дөрес төзелгән, һәр әйбер уйланылган, материал бай итеп тупланган, кыскасы, әзер өлге итеп кулланырлык. Әйткәндәй, быел мәктәпкэ әзерлек төркемендә Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган бик бай эчтәлекле чара үткәрде, музейга экскурсия оештырды.
Руфина Әхнаф кызы 32 ел дәвамында 1 нче балалар бакчасында намуслы хезмәт куя. Ул - үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остазы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур.
Руфина Әхнаф кызы олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар бирә. "Карга боткасы", "Нәүрүз", "Сабантуе", «Өләсәемдең серле һандыгы» кебек халкыбызның милли бәйрәмнәре, уеннары, бишек җырлары аша халкыбызның онытылган гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезде ул балалар белән. Республика күләмендәге конкурсларда да катнашты.
Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә алты дистә елга якын гомерен багышлаган кешеләр күп түгелдер ул.
Вакыт аты елгыр да соң, борылып карарга өлгермисең, ул инде күздән югала. Хәтердә бары бу көннәрнең кайбер мизгелләре генә уелып кала. Күпме балага белем һәм тәрбия бирелгән... Күпме борчулар, күпме тырышулар, күпме эзләнүләр, купме йокысыз төннәр.
Руфина Әхнәф кызы ата-ана хакын саклаучылардан, hәр көн әнисе янына ашыга, һәрдаим хәлләрен белеп тора. Янәшәсендә ныклы таянычы —тормыш иптәше Низам, ике улы, килене, өзелеп яратучы оныклары, туганнары, хөрмәт иткән хезмәттәшләре булганга сөенеп яши.
Альбина Йосыпова,
Югары Яркәйдәге беренче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.