Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
2 октябрь 2022, 15:06

«Кызыл бәрхет» торты ясау ысулы

16 см диаметрлы торт ясау өчен

«Кызыл бәрхет» торты ясау ысулы«Кызыл бәрхет» торты ясау ысулы
«Кызыл бәрхет» торты ясау ысулы

Камыр өчен: 250 г иләнгән бодай оны 200 г шикәр 1 аш кашыгы какао 1,5 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель) бер чеметем сода, тоз, 2 йомырка (беренче категорияле) 200 г үсемлек мае (кукуруз, виноград төше мае)

Крем өчен:

115 г ак май

340 г эремчекле сыр (мәсәлән, «Хохланд»)

100 г шикәр кершәне (пудра)

2 чәй кашыгы ваниль экстракты

Коры ингредиентларны бер савытка салып, 2-3 минут дәвамында бутарга кирәк. Соңыннан үсемлек мае, кефир, йомырка кушып, миксер яки кашык белән болгатабыз. Табага салып, 20-25 минутка 180 градуслы духовкага куябыз. Духовканы вакытыннан алдан ачарга ярамый, югыйсә тортның камыры күперми, - ди чыганак.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас