Маяк
0 °С
Облачно
җәмгыять
3 Октября 2022, 05:25

Бүген Башкортстанда 18 градуска кадәр җылына

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 3 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген Башкортстанда 18 градуска кадәр җылынаБүген Башкортстанда 18 градуска кадәр җылына
Бүген Башкортстанда 18 градуска кадәр җылына

Бүген Башкортстанда 18 градуска кадәр җылына, дип хәбәр иттеләр төбәкнең синоптиклары. Башгидромет мәгълүматлары буенча, 3 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, өзелгәндә секундына 14 метрга кадәр. Көндез - 13, 18 градус.

4 октябрьдә явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез көчле. Төнлә 4,9 градус салкын, көнчыгыш районнарда -1 градуска кадәр. Көндез 11, 16 градус.

5 октябрьдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез көчле. Төнлә 4,9 градус салкын, көнчыгыш районнарда -1 градуска кадәр. Көндез, кичәге кебек үк, 11, 16 градус.

 

Фото: https://yandex.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас