Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 октябрь 2022, 05:59

Тәҗрибәле остаз

Агач гомерен билгелиләр – боҗралардан, Атның яшен билгелиләр – карап тешенә. Балыкларның – тәңкәдәге сыры белән, Кеше гомерен – җырлый торган җыры белән, Салган эзе, юлы белән, Бәялиләр карап эшенә.

Тәҗрибәле остазТәҗрибәле остаз
Тәҗрибәле остаз

Агач гомерен билгелиләр – боҗралардан,

Атның яшен билгелиләр – карап тешенә.

Балыкларның – тәңкәдәге сыры белән,

Кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,

Салган эзе, юлы белән,

Бәялиләр карап эшенә.

Роберт Әхмәтҗановның әлеге  шигырь юлларын укыганда, менә нәкь мәгариф ветераны, үзенең 49 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, ничәмә буын нәниләрнең күзләренә багып, кулларыннан җитәкләп, әти-әниләрен сөендереп, зур тормышка алып чыккан, хезмәттәшләре арасында зур абруй яулаган, Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасының олы йөрәкле тәрбиячесе Роза Хәмит кызы Хангировага багышлап язылгандыр кебек.

 Сабый өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп, жыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез еламыйча калуы - зур куаныч. Ул гына да түгел, нәниләр тәрбиячедәге эчке һәм тышкы матурлыкны тоемлап күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә дә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар.

 Роза Хәмит кызы тәрбиясендә ничәмә буын үткән, ничәмә язмыш юлы билгеләнгән. «Безнең балаларны үзенекедәй якын күрде,сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, жырларга өйрәтте»- бу сүзләрне ата-аналардан еш ишетергә туры килә. Бәлки менә тәрбияченең балаларның сәләтен алдан тоемлый белүе аларның киләчәктә нинди һөнәр сайлавына этәргеч булгандыр. Аны бүгенге көндә сәнгать училищесында эшләп йөрүләреннән дә аңлап була.

Роза Хәмит кызы үзенең хезмәт юлында һәрбер эшен җиренә житкереп, һөнәри яктан яхшы итеп башкара.

 Хезмәттәшләре Роза Хангирова турында гел яхшы фикердә генә. Яңа килгән яшь белгечләрне эшкә өйрәтүдә дә аның роле зур булды. Тәҗрибәле остаздан бик күпләр тәрбия серләренә төшенеп,  бүген үзләре нәниләр белән эшли. Күп санлы Мактау кәгазьләре, “РФ Халык мәгарифе отличнигы” билгесе - ата-аналарның да, нәниләрнең дә яраткан тәрбиячесенә әйләнгән мәгариф ветераны хезмәтенә лаеклы бәя.

 Күпме сабыйга икенче әни була белгән, аларның шатлыкларын, кечкенә генә маҗараларын да үзенеке кебек итеп кабул иткән Роза Хәмит кызы кебек тәрбиячеләр булганда нәниләр балалар бакчасына бик теләп йөрер һәм аларның шат тавышлары гына яңгырап торыр.

 

 

Ләйсән  Камалетдинова, Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы мөдире.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас