Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 октябрь 2022, 07:00

Хөрмәтле һәм ихтирамлы

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – аның кулында, алтын йөрәгендә

Хөрмәтле һәм ихтирамлыХөрмәтле һәм ихтирамлы
Хөрмәтле һәм ихтирамлы

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – аның кулында, алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында педагогның роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

  Роза Төхбәтулла кызы Арысланова ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемендәге Бишкурай урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәреннән белем бирә. Беренче хезмәт юлын ул 1987 елда Түбән Череккүл мәктәбендә башлый, арытаба  Югары Манчар урта мәктәбенә эшкә җибәрелә. Биредә тормыш иптәше Ильфат очрата. “30 ел гомер сизелми үтеп тә киткән ”- ди Роза ханым, мөлаем елмаеп. Алар матур гаилә корып, ике уллары Рәмис белән Вильданга гомер бүләк итәләр.

  Укытучы һөнәрен сайлаганда , әлбәттә, әнисенең йогынтысы зур була. Үзен укыткан педагогларны зур хөрмәт белән искә ала Роза Төхбәтулла кызы: “Алар мине үз белемнәре белән генә түгел, холык-фигыльләре, сөйләм әдәпләре белән тәрбияләде. Мин аларның җаваплы да, мактаулы да һөнәренә гашыйк булдым”.

  Укытучы гомере буена укый, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Бу сүзләр, чын мәгънәсендә, хөрмәтле хезмәттәшебез Роза Арысланова турында. 2021-2022 нче уку елында район күләмендә үткәрелә торган “Ел укытучысы - 2022” конкурсында ул җиңүче дип табылды. Бу җиңү аның үз белемен күтәрү өстендә зур эш алып баруын, һөнәри осталыгының югары дәрәҗәдә булуын исбат итте.

  Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы”диярлек остазы бар. Роза Төхбәтулла кызының укучылары аны сагынып еш кына мәктәпкә килә,  хөрмәт  белән  искә ала. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора да.

 

Ильвера Әхмәтҗанова, М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбе директоры.

Хөрмәтле һәм ихтирамлы
Хөрмәтле һәм ихтирамлы
Хөрмәтле һәм ихтирамлы
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас