Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 октябрь 2022, 17:39

Мәче Ижевкскидан Уфага җәяү кайткан!

10 айда “бомж” мәче 300 километр юл узган

Мәче Ижевкскидан Уфага җәяү кайткан!Мәче Ижевкскидан Уфага җәяү кайткан!
Мәче Ижевкскидан Уфага җәяү кайткан!

10 айда “бомж” мәче 300 километр юл узган.

 

Ижевск шәһәрендә яшәүче үлы-килененә фатир котларга барырга җыенгач Стәрлетамакта яшәүче Гөлара һәм Рәис Габдукаевлар үзләре белән мәчеләрен дә алырга булалар. Акбикәс (ап-ак булганга шулай атыйлар) “Жигули”ның арткы урынында матур гына мырлап бара. Ике атна кунак булганнан соң юлга җыеныр көн җитә. Баксаң, Акбикәстән җилләр искән! Эзләп-әзләп тә таба алмаган хуҗалар дүрт аяклы гаилә әгъзасыннан башка гына юлга чыгарга мәҗбүр булалар. Айлар үтә. Яңа ел башлана, 8нче Март җитә. Рәис хәләл җефетенең мәдәният сараенда барган хатын-кызлар кичәсеннән кайтуына табын әзерләп йөри. Көтмәгәндә ишек тебендә шатыр-шотыр кемдер тырнашканы ишетелә, Хуҗа ишекне ачып җибәрсә... Акбикәс! Йончып ябыгып беткән, йоннары укмашып пычранган мәче өйгә ташлана. Рәиснең никадәр гаҗәпләнүен һәм мәченең ейне бер итеп әйләнеп-тулганып, мырлый мырлый хуҗасының кул-аякларын ялавын бар нечкәлеге белән бәян итү мөмкин түгел, дип хәбәр итә

 

Акбикәс, сөешеп туйгач, гадәтләнгән урында – газ астында савыты булмавына ризасызлык күрсәтеп – койрык уйнатып та ала. Азыгы булса, савыты табыла бит аның. 10 ай буе югалып торган “бомж” мәче, тамак туйдырып алгач, гадәтләнгән урынына – кресло өстенә сузылып ята. Хуҗабикә кайта. Очрашу мизгелләрен язып торасы юк. Гөлара өчен Акбикәс иң зур бәйрәм бүләге була. Хуҗабикәнөң сүзләренә караганда, хатын-кызлар көнендә бер елны да андый зур шатлык кичергәне булмаган һәм киләчәктә дә “ай-һай”, ди ул)

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас