

Түбән Яркәйдәге лицей матурлыгы, күркәм бинасы, заманча укыту алымнары, ресурс үзәге белән әллә кайдан үзенә тартып тора. Ул 2013 елда ачылды. Яшь һәм талантлы директор Алмаз Газинур улы Ганиев житәкчелегендә 23 педагог (шуларның 13- югары, 10 беренче категорияле) 274 укучыга белем бирә.
Алар төрле предметлар буенча төбәк һәм Бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде.
1-8 сыйныфлар өчен Гагарин олимпиадасын үткәрү лицейда яхшы традициягә әйләнде. Агымдагы уку елында безнең укучыларыбыз да башкалабыз Уфада Ю.Гагарин ис. Кубокка Республика олимиадасының җиңүче һәм призерларын бүләкләү тантанасында катнашты.
Лицейчылар һәр ел саен “Юннат”, “Ачышлар -2030”, “Фәнгә бер адым”, “Совенок” Бөтенрусия, Кече Фәннәр академиясе рамкаларында үткәрелгән конкурсларда катнашып, I һәм II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә. Шулай ук укучылар Донецк республикасының Макеев шәһәрендә үткәрелгән «Минем аграр республикам» халык-ара конкурсында лаеклы урыннар яулады. Иң актив лицейчылар Г.Рәхимова, А.Гыйндуллин, Р.Хәйретдинов ел нәтиҗәләре буенча Кырымдагы Евпаторий шәһәрендәге «Алые паруса» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итте. Өч укучыбыз муниципаль район хакимияте башлыгы И. Мостафинның стипендиаты булды.
Лицейда патриотик тәрбия буенча зур эш башкарыла. 7-8 сыйныф укучылары-яшь армиячеләр Җиңү көненә багышланган бәйрәм парадында катнашты. Август аенда тормыш хәвефсезлеге дәресләре укытучысы Д. Биктимеров җитәкчелегендә укучылар “Орленок” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда пневматик коралдан ату серләренә төшенде.
Театр белән кызыксыну һәм шөгыльләнү балаларны матурлык дөньясына алып керә, изге хисләр тәрбияли, уйлау куәтен киңәйтә, иң мөһиме – иҗади сәләтләрен арттыра. Агымдагы елның март аенда Әлшәй районы Раевка авылында укучыларның театраль-фольклор группалары арасында «Жемчужина Башкортостана» республика конкурс-фестивалендә лицейның «Колонсак» театраль коллективы Балалар иҗат үзәге хезмәткәре, хореограф А. Вәлиева һәм сыйныф җитәкчесе Л.Р.Галәветдинова җитәкчелегендә «Муса Гәрәев безнең йөрәкләрдә » театраль постановкасы белән чыгыш ясап, « Җирле материалны оста куллану» номинациясендә җиңү яулады.
Лицейда укучыларның, ата-аналарның һәм укытучыларның сәламәтлеген саклауга да зур игътибар бирелә. Алар төрле спорт чаларында актив катнаша. Физик культура укытучысы И. Ягәфаров башлангычында Сәламәтлек көннәре һәм атналыклары, төрле спорт бәйрәмнәре, мәсәлән, «Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә”, спартакиадалар үткәрелә.
Укучыларның туклануына аеруча зур игътибар бирелә. Лицей ашханәсендә уку-тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә-җимешләр кулланыла. Ашханә тиешенчә җиһазландырылган. Поварлар ел саен «Туклануны иң яхшы оештыручы» конкурсында катнаша. Агымдагы елда район үзәге мәктәпләре арасында 1нче урын алдылар.
Лицей тормышында ата-аналарның роле дә бик зур. Алар бар чараларда да катнаша. «Иң яхшы ата-аналар комитеты» район конкурсында җиңүе моның ачык мисалы булып тора.
Дәрестән тыш эшләр дә тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Лицей базасында Балалар иҗат үзәге, район спорт мәктәпләре түгәрәкләре эшли. Кызлар һәм малайлар бик теләп вокал, хореография, рәсем ясау белән шөгыльләнә.
Җәй айларында косметик ремонт башкарылды: бар кабинетларның һәм коридорның стеналары буялды, тәрәзәләр җылытылды, электролампалар, ашханәдә, административ кабинетларда челтәрләр алыштырылды. Укучыларның хәвефсезлегенә дә аерым игътибар бирелә: турникетлар, янгын хәвефсезлеге системасы яңартылды, аркалы металлодетектор урнаштырылды, 2021 елдан башлап лицейда каравыл хезмәте эшли.
1 сентябрьдән музыка һәм рәсем сәнгате кабинеты җиһазландырылды, әхлакый-эстетик тәрбия бирү өчен бар шартлар да тудырылган. Әлеге кабинет базасында мәктәп медиаүзәге - лицей телевидениесе, мәктәп театры һәм музее эшчәнлек алып барачак.
Педагогларның һәм хезмәткәрләрнең тырыш, даими хезмәте нәтиҗәсендә узган уку елы йомгаклары буенча лицей районның иң яхшы белем бирү учреждениесе дип табылды.
Без моңа бик шатбыз, белем алу системасындагы үзгәрешләр, вакыйгалар һәм уңышлар һәр укучының югары нәтиҗәсен, һәр укытучының һөнәри үсешен һәм һәр сыйныфта белем бирү эшчәнлеген яхшырту өчен әйбәт шартлар булдырсын дигән теләктә калабыз.
Ләйсән Шәрипова, китапханәче.