

Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән - фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала..
Югары Яркәй авылында яшәүче Зөбәйдә Басыйрова күңел хәзинәсен кул эшләренә күчерә белүче оста куллы ханымнарның берсе. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә күз төшә. Бәйләгән салфеткалар, чәчкәләр, плед, мендәр тышлары... Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Безнең халык элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә.
Зөбәйдә Абдулла кызы Басыйрова тумышы белән Күгәрчен районы Юлдыбай авылыннан. Кул эшләренә сәләте нәселдән килә аның дисәң дә ялгыш булмас. Әнисе сарык йонын эрләп шәл бәйли торган була.
-Минем беренче кул эшем салфеткалар бәйләү булды. Аны каенсеңлемнән өйрәнеп, зур кызыксыну белән башкардым, - ди ул.
Аннан соң, камиллекнең юктыр чикләре дип, бәйләүдән сәйлән белән эшләүгә күчә. Китаплардан укып, интернет челтәрләреннән карап, сәйләннән матур әйберләр ясау белән мавыга. Беренче тотынганда ук катлаулы эшләрдән – агачлар, чәчәкләр эшләүдән башлый. Ел мизгелләрен сынландыручы, каен, миләш агачларын һ.б. бисәйләннән тезә ул.
Барысына да күңелен биреп, матур булсын, дип тырыша ул. «Хәзерге заманда кибетләрдә барысы бар. Әмма үз кулларың белән эшләгән әйбер матур да, зәвыклы да була, иң мөһиме - башкаларныкына охшамый, аерылып тора, - ди остабикә. - Иҗат җимешләрем белән якын кешеләремне, дусларымны сөендерергә яратам. Сеңлемнең 55 яшенә плед бәйләп бүләк иттем».
Зөбәйдә Абдулла кызы - хезмәтендә дә мактаулы. Ул Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Һөнәрен яратып, зур җаваплылык белән башкара.
Лира Кәбирова.