

“Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы терлекчелек тармагы хезмәткәрләре бүгенге көндә малларны имин кышлатуга, яхшы тәрбияләүгә төп көчен юнәлтә. Ишкар авылындагы товарлыклы-сөтчелек ферма уңганнары торакларны кышкы шартларга әзерләп, продукцияне мул җитештерү, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, баланслап ашату өчен бар көчләрен, тәҗрибә-белемнәрен салып эшли.
Ферма буенча бүгенге көндә 1050 кара-чуар токымлы маллар асрала, аның 400е - савым сыеры. 10 айда барлыгы 5 тоннадан артык тулай сөт җитештерелеп, һәр сыердан 20-22 кг тәшкил итә. Фермада урнаштырылган сөт суыткычы продукцияне сыйфатлы итеп тапшырырга мөмкинлек бирә.
Узган чорда 4 т артык тулай ит җитештерелеп, уртача тәүлеклек артым 900-1000 грамм туры килә. Ферма мөдире Салават Гатауллин ашату һәм саву технологлияләрен үтәүне ныклы контрольдә тотуга зур игътибар бирә.
Сыер саву сменалап башкарыла – өч савучы – җәйге лагерьдә, өчесе фермада тырышлык сала. Машина белән сыер саву операторлары ярышын җитәкләүче Гүзәл Юнысова, Римма Фәтхелисламова, ??? Мөҗипова җитәкли.
Яңа туган бозауларны 3 айга кадәр караучы Линар Алимов, Раил Галиев, аннан зурракларны Данис Яһудин зооветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тырыша.
Тармакны алга җибәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе буларак, малларны ясалма орлыкландыру да оештырылган. Моның өчен махсус бүлмә җиһазландырылган. Ясалма орлыкландыру технигы Илшат Садыйков җитәкчелегендә яшь үрчем алуга ныклы игътибар юнәлтелгән, шул рәвешле ел башыннан 100дән артык баш бозау алынып, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда күбрәк тәшкил итә.
Малларга мул азык запасы булдырылып, җитәрлек күләмдә салам, печән, сенаж, силос тупланган. Һәр шартлы баш малга ??? центнер азык берәмлеге туры килә.
-Рацион моноазык рәвешендә салына. Анда карнаж, (вакланган кукуруз), силос, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж “Хозяин” агрегаты белән таратыла. Моноазык көндәлек һәр сыер башына 7 кг исәбеннән бирелә, - дип аңлата терлекләр азыгы хакында ферма мөдире. –Бүгенге көндә маллар кайтасы торакта күләмле реконструкция эшләре төгәлләнеп килә. Анда сыер саву залы урнаштырылды, маллар бәйсез асрауга көйләнә. Тиздән терлекләр лагерьдан бирегә кайтарылачак.
Терлекчеләрнең хәзер мөһим бурычлары - мал азыгын нәтиҗәле файдалану, сыйфатын ныклы контрольдә тотып, кирәкле микро һәм макроэлементлар белән төрләндереп, баетып бирү.
Гүзәл Фәтхуллина.