

Күп кенә якташларыбыз тормыш юлын туган җирендә башлап, биредә канатларын ныгыта, районыбызның данлы традицияләрен үстереп, аңа тугрылык белән фидакарь хезмәтен сала. Шундый кешеләр арасында хәтсез еллар муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, «БР мәгарифе отличнигы», «РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исемнәрен горур йөртүче Рәмил Нуретдинов та бар. 10 октябрьдә хөрмәтле райондашыбыз 65 яшен билгели.
Рәмил Нуретдинов районыбызның иң матур авылларының берсе – Әшмәндә туган. Нәкъ алтмыш биш ел элек игелекле 3 балалы гаиләдә Рәмил 2 нче булып дөньяга килә. Аңа кечкенәдән танып-белүгә, белемгә омтылыш нык була. 1 сыйныфтан ук белемне ул чактагы районның көчле уку йорты булган Югары Яркәй урта мәктәбендә урыс сыйныфында ала. Гаиләсе күчеп килгәнче район үзәгенә йөреп укый.
Мәктәпне тәмамлагач, Рәмил Кәүсәр улы армия сафларына хезмәткә барып, сәяси хезмәткәр булу хыялы белән яна башлый. Әмма җитди гаилә советыннан соң, чыгарылыш укучысының хыяллары челпәрәмә килә - сыйныфташы белән Бөре шәһәренә юлланып, институтның физика-математика факультетына документ тапшыралар. Керү имтиханнарын уңышлы биреп, фән гранитын кимерә башлый. Яхшы билгеләргә генә укыган өчен 4-5 курста югары стипендиягә лаек була. Җәмәгать эшләренә башы белән чума: төркемдә комсорг, курсның, соңыннан факультетның комсомол оешмасы секретаре кебек җаваплы вазифалар башкара. Уку чорында тикшеренү эшләре белән мавыга. Диплом эшенең фәнни җитәкчесе ректор, педагогия фәннәре докторы, Русиянең педагогия фәннәре Академиясе академигы Камил Әхияров була.
Энергиясе ташып торган яшь белгечне район мәгариф бүлеге колачын киң җәеп каршы ала һәм Игмәт урта мәктәбенә директор итеп эшкә тәгаенли. Үзен оста оештыручы, пропагандалаучы итеп таныткан егет 1981 елда партия райкомына инструктор итеп эшкә күчерелә. Җитәкчелек егетне күрә, аңа җаваплырак эшләрне тапшырырга мөмкин булуын аңлый. Һәм яңа эш, яңа урын… Арытаба ВЛКСМ райкомының I секретаре (1982-1985), яңадан партия эшенә күчеп, III секретарь дәрәҗәсенә кадәр (1985 елдан) үсә. Җирле үзидарә органнарында берсеннән-берсе җаваплырак вазифалар башкара, яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы, хакимият башлыгының кадрлар буенча урынбасары һәм бүгенге биләгән муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы вазифасы.
80нче елларда мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә, яшь буынны үзаллы хезмәттә чыныктырып үстерүгә бик зур әһәмият бирелгән. Рәмил Кәүсәр улы тырышлыгы белән Иске Күктау урта мәктәбенә мини-ферма, Базытамак, Череккүл, Ишкарда стационар хезмәт һәм ял лагерьлары бала өчен чыныгу, тормыш мәктәбе була.
Гомумән, хезмәт биографиясенең өч дистәгә якын елы Р.Нуретдиновның яшь буын турында хәстәрлек, алар мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйләнгән, тәрбияви эшчәнлек аның тормыш юлында төп урынны ала.
90нчы елларда - октябрят, пионер, комсомол оешмалары бетерелеп, тәрбия процессы төшенкелеккә дучар булган чорда «Яшьләр сәясәте турында»гы федераль закон кабул ителә. Шул вакытта Рәмил Кәүсәр улы Русиядә иң беренчеләрдән булып Башкортстанның Илеш районында һәр авыл хакимиятендә яшьләр эше буенча белгеч штаты булдыру инициативасы белән чыга, алай гына да түгел, аны район җирлегендә финанслау мәсьәләсен дә уңышлы хәл итә. Хәер аның идеяләре уңдырышлы туфракка төшә, башта республика, аннан ил күләмендә яклау таба. Республикадан 3 кеше, шуларның берсе – идеяның авторы Р.К.Нуретдинов Мәскәүгә РФ Хөкүмәте утырышына чакырыла һәм анда Рәмил Кәүсәр улы тупланып өлгергән тәҗрибәсенә нигезләнеп, аңлатып чыгыш ясый һәм хуплау таба.
Р.Нуретдинов гомер буе җитәкче урыннарда эшли. Кайда гына булса да, ул җитәкләгән участокта тәртип була. Кеше белән уртак тел таба белә. Аның һәр дәрәҗәдә дуслары бихисап, бәйләнешләре ныклы, авторитеты бәхәссез. Һәм болар барысы да район файдасына хезмәт итә.
24 ел дәвамында район хакимиятенең балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен җитәкли. Яшьләрне укырга-эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә ул турыдан-туры катнаша. Республиканың барлык вузлары белән тыгыз бәйләнешләр булдыруда, якташ талибләр белән даими очрашулар, аларга материаль ярдәм оештыруда, вуз тәмамлаучыларга эш урыннары сайлашуда да Р.Нуретдинов эшлеклелек үрнәкләре күрсәтә.
Муниципаль район хакимияте сәясәтен информация ягыннан тормышка ашыруда гаять зур эш башкара. Ел саен хакимиятнең информация төркемнәре районның һәр авылында булып, власть һәм халык арасындагы туры бәйләнешне булдыра.
Рәмил Нуретдиновның бүләк һәм регалияләре бихисап. Педагогия фәннәре кандидаты, ВЛКСМның Үзәк комитеты, БР Яшьләр эше буенча дәүләт комитеты, БР Эчке эшләр министрлыгының, тынычлыкны саклау буенча Башкортстан республика комитетының Мактау грамоталарын, БР Президенты М.ГРәхимов, БР Матбугат һәм киң мәгълүмат министрлыгының Рәхмәт хатларын, «БР мәгарифе отличнигы» «РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исемнәре артында героебызның хезмәт биографиясе, язмышы ята.
Һәр төбәкнең үз тарихы бар. Гомер үткән саен районда яшәгән, хезмәт иткән, тормыш көткән кешеләрнең ирешкән уңышлары, яулаган үрләре, шатлык-сөенечләре туплана, ишәя бара. Шуларны халыкка җиткерү, район елъязмасын булдыру максатында Рәмил Кәүсәр улы кулына каләм ала һәм берничә китап авторы булып тора: «Цвети, земля, родная», «Илишевские зори», «К вершинам созидания», «Село Андреевка:прошлое и настоящее», «Помним и гордимся», Илеш районы энциклопедиясе. Әлбәттә, китапларының төп геройлары – Илеш җирендә туып үскән һәм данын барлыкка китерүдә фидакарь хезмәтләрен салган кешеләр. Аларны язганда бик күп эзләнүләр алып барырга туры килә аңа. Илеш кешесенең яулаган данын, республика күләмендә тоткан урынын билгеләү, саклау һәм киләчәк буынга эстафета итеп тапшыру – аларны дөньяга чыгаруның төп максаты әнә шул.
Яшәү хикмәте – парлы тормышта. Бу җәһәттән Р.Нуретдинов бәхетле. Гамилә Рифкать кызы белән 40 елга якын балаларының, оныкларының шатлык-куанычларына төренеп, бәхетле гомер кичерәләр.
Чын мәгънәсендә бәхетле язмыш насыйп булган Рәмил Кәүсәр улы Нуретдиновка. Бу - аның хәләл көче, тырышлыгы, намуслы хезмәте белән яуланган бәхете.
Гүзәл Фәтхуллина.