

11 октябрендә Уфа Республикасының Совет мәйданында Россия Федерациясе Герое, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар комдивына, Россия Федерациясе Герое, генерал-майор Минегали Шайморатовка һәм Ватан өчен сугышта һәлак булганнар истәлегенә багышланган мемориаль комплекс ачылды.
Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 5а сыйныфыннан 26 укучы катнашты.
Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Алар яшь шайморатчыларны истәлекле вакыйга белән котлады, зур уңышларга ирешүләрен, яхшы укуларын, республикабызның һәм зур илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.