

Агымдагы елда җәмгыять басуларында бөртеклеләрдән мул уңыш үстерелде һәм ул әрәм-шәрәм ителми игенчеләрнең фидакарь хезмәте белән җыеп алынган. Тулай җыем 2090 тоннадан артып киткән. Гектар куәте 35 центнерга җиткән. Җәмгыять - республикада иң зур мәйданнарда рапс игү белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең берсе буларак, агымдагы елда аның Юбилейный элита сортын 561 гектарда үстергән. Тулай җыемы 1114 тонна тәшкил итә. Әмма кырларда хезмәт шавы тынмый. Басуларны туңга сөрү бара, шикәр чөгендере уңышы җыйнала.
Әйтергә кирәк, җәмгыятьтә татлы тамыр агымдагы елда беренче тапкыр гына утыртылса да, мул уңышы белән сөендерә. Ул 150 гектарда үстерелгән. Гектар куәте 350 -380 центнер тәшкил итә. Эш техника ярдәмендә комплекслы башкарыла. «HOLMER Terra Dos» чөгендер алу комбайны - заманча, куәтле техника, бункерының сыешлыгы зур – 30 тонна. Бу техниканы беренче ел тәҗрибә өчен басуга чыгарганнар. Уңышны җыеп алуның үз технологиясе бар. Татлы тамырны җыеп алу механикалаштырылган ысул белән башкарыла һәм аларны элекке кебек кул белән чистартырга кирәкми. Комбайн чөгендернең башта сабакларын чаба, аннары татлы тамыразыкны казып чыгара һәм транспортер ярдәмендә бункерга җибәрә. Зур егәрлекле техника артыннан күз иярми, бункерларын тутырып, чөгендерне автомашиналарга бушата. Штурвал артында тәҗрибәле механизатор – Илдар Закиров. Ул көненә 10-12 гектарда эш башкара. Татлы тамырларны Фәнил Мөхәммәтдинов белән Анатолий Васильев яланга бушата. Арытаба җитез механизаторлар Рәзил Мәхмүтов белән Павел Иванов чималны “КамАЗ” машиналарына төяп җибәрә. Татлы тамыр Чишмә шикәр заводына озатыла.
Җәмгыятьтә туңга сөрү дә тәмамлану алдында. Әлеге чараны тәҗрибәле механизатор “К-700” тракторында Фларис Шәйбәков зур тырышлык белән башкара.
“Җәй айларында барлык агротехник чараларны вакытында үтәдек. Һава торышының кайбер сәбәпләренә, беренче ел утыртуга карамастан, татлы тамырлар яхшы үскән, бар көчне аларны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлттек” , - ди җәмгыять управляющие Фәнзил Закиров.
Җәмгыятьтә хезмәткәрләргә барлык тиешле эш шартлары да тудырылган: кайнар ризык, хезмәт хаклары да вакытында түләнә.
Лира Гәрәева.