Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 октябрь 2022, 09:28

Мәктәп директорына киңәшче ярдәмгә килә

Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре эшли башлады

Мәктәп директорына киңәшче ярдәмгә киләМәктәп директорына киңәшче ярдәмгә килә
Мәктәп директорына киңәшче ярдәмгә килә

Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре эшли башлады. Яңа вазыйфа “Балачак навигаторы 2.0" проекты кысаларында илнең барлык мәктәпләрендә дә кертелде. Республикада конкурс нигезендә шундый ике меңгә якын киңәшче сайланган. Алар укытучыларга һәм ата-аналарга чын патриотлар тәрбияләүдә ярдәм итәчәк, укучыларның иҗтимагый хәрәкәтләрдә һәм проектларда катнашуын координацияләячәк.

Теләсә кайсы гомум белем бирү учреждениесендә баланың үз мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен тигез шартлар булырга тиеш.

Гаилә дә, мәктәп тә, иҗтимагый институтлар да баланың шәхесенә тәэсир итүче факторларның күптөрлелеген биреп бетерә алмый. Шуңа күрә бердәм, системалы тәрбия процессы барлык кызыксынучы якларның - киңәшченең, укучыларның, педагогларның, ата-аналарның тырышлыгын берләштерүне күздә тота. Чөнки заманча мәктәп белем, осталык һәм күнекмәләр тапшырып кына калмыйча, баланың сәләтен дә үстерүгә юнәлдерелгән.

 Укучылар иҗтимагый тормышны белеп калып кына түгел, ә анда үз мөмкинлекләрен тормышка ашырып актив катнашырга тиеш. Шул ук вакытта дөрес кыйммәтләрне формалаштыру мөһим: Ватан, табигать, кеше, дуслык, гаилә, белем, сәламәтлек, хезмәт, мәдәният, матурлык. Мәгариф оешмаларындагы киңәшчеләр аларны формалаштырырга һәм актив социаль эшчәнлек аша үстерергә булыша.

 Белгеч тәрбиянең барлык структураларында диярлек координацияләнә: тәрбия эше, педагогларның методик берләшмәләре, профилактика буенча киңәшләр, ата-ана активлары һәм үсеш буенча төрле проект төркемнәре. Киңәшче тәрбия эшенең барлык элементларын бәйли торган юллар төзи.

Мондый белгечкә ихтыяҗ ни өчен туды?

Соңгы елларда тәрбия темасына федераль дәрәҗәдә аерым игътибар бирелә. РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, анда балаларның Россия Дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып торулары ассызыклана. Тәрбия укучыларда Ватанны саклаучылар истәлегенә патриотик хисләр, гражданлык һәм хөрмәт тәрбияләргә тиеш. Аннан соң «Мәгариф турында» гы законга төзәтмәләр кертелде,  анда «тәрбия» төшенчәсе һәм укучыларны тәрбияләүне оештыруга карата гомум таләпләр билгеләнде.

Заманча мәктәп белем, осталык һәм күнекмәләр бирүгә генә түгел, ә баланың сәләтен үстерүгә дә юнәлтелгән. Киңәшче балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга үсешнең яңа вариантларын, аралашу форматларын күрсәтә, куелган кыйммәтләрне яңа чынбарлык аша трансляцияли.

 Консультантлар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып Бердәм гамәлләр көннәре акцияләрендә катнашу тора. Бу көннәр балаларда төп календарь даталарны һәм хәзерге Русия кыйммәтләре системасын аңлауны формалаштырырга ярдәм итә. Календарьдагы гадәти даталар укучылар өчен кызыклы һәм мәгънәле була, ә акцияләрдә катнашу үзләренең иҗади һәм оештыру сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Педагоглар һәм балалар белән шәхси очрашканда без акцияләрдә, проектларда, конкурсларда катнашуның әһәмиятен аңлатабыз һәм фикер алышабыз. Без мәгариф процессында катнашучыларның - педагогларның, укучыларның, ата-аналарның ярдәменә, ярдәм итүенә өметләнеп калабыз

 

Ильмира  Кашапова,

Югары Яркәйдәге беренче гимназия директорының тәрбия буенча киңәшчесе.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас