

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көн – хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме. Өстәвенә, яхшы юллар дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора, алар рульдәге кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, вакытны һәм торак пунктлар арасындагы араны кыскарта, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Моннан тыш, меңнәрчә машина йөртүчеләрнең, пассажирларның, җәяүлеләрнең гомере һәм хәвефсез тормышы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эш сыйфатына бәйле.
Безнең коллектив ял һәм бәйрәм көннәрендә дә ару-талуны белмичә эшли. Шуңа да һөнәри бәйрәмебезне яхшы җитештерү күрсәткечләре белән каршылыйбыз.
Районыбызның юл тарихы узган гасырның утызынчы елларыннан ук башлана. 1935 елда Илеш юл бүлекчәсенә нигез салына. Беренче җитәкче итеп Бакалы районыннан Г.Гайсин билгеләнә. Ул 1941 елның августына кадәр эшли. Район ветераннары сүзләренә караганда, ул чорның иң намуслы һәм зыялы коммунисты булган.
1930 елда каты өслекле юл Минзәлә трактында гына (Казан-Алабуга-Уфа) була һәм юл өслеге чуерташлардан тора. Ә калган юллар басу юлларын хәтерләткән. Шул вакыттан алып автомобиль юллары төзү буенча гаять зур эш башкарылган.
Төрле елларда хезмәт салган җитәкчеләр Вәли Галиев, Фәнил Хуҗин, Назыйм Хәертдинов, Мирзәлиф Латыйпов, Айрат Зарипов районда юл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертте.
Юл хуҗалыгы торышы — районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Нәкъ безнең хезмәт авырлыкларга, начар һава шартларына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында җәмәгать транспортының тотрыклы эшләвен, йөк һәм пассажир ташу иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Бүгенге көндә предприятиенең машина-трактор паркы 18 берәмлек юл-төзелеш техникасы, 13 берәмлек йөк автотранспорты һәм 6 берәмлек җиңел автотранспорт тәшкил итә.
Предприятие тарафыннан агымдагы елда бүгенге көнгә 156 миллион сумлык эш башкарылды, шул исәптән муниципальара әһәмияттәге ия булган автомобиль юлларын һәм җирле юлларны карап тотуга 117 млн. 110 мең сум, ишегалды территорияләрен, автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләренә, башка оешма предприятиеләргә хезмәт күрсәтүдән 39 млн. 847 сум үзләштерелгән.
Төп эшләр түбәндәге объектларда башкарылды: Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы урамында, “Волга” М7 трассасы – Яңа Күктау юллары ремонтланды, “Волга” М7 трассасы – Яңа Күктау, Югары Череккүл-Кужбахты, Тәҗәй, Шаран-Яңа Балтач-Андреевка автомобиль юлларының таушалган өлешләре яңартылды, Югары Яркәй урамнарында, Абдулла, Сәеткул, Аккүз, Бишкурай авылларында юллар ямалды, Югары Яркәйдәге Свердлов, Совет, Ходайбирдин урамнарында заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча муниципаль программа кысаларында җәяүлеләр өчен юллар төзелде, шулай ук «Туган урам” программасы буенча Тимерязев урамы төзекләндерелде.
Әлеге вакытта Бишкурай авылында М.Гәрәев исемендәге урта белем бирү мәктәбе территориясен, Исанбайда Школьная урамын төзекләндерү эшләре бара.
8900м2 күләмендә автомобиль юлларын карап тоту буенча чокырлар ямалды, 5 га куакларны киселде, 50 данә юл билгеләре урнаштырылды һәм алыштырылды. Төзекләндерү буенча барлык павильоннар, юл билгеләре стояклары һәм күперләр киртәләре буялды.
Әлеге вакытта автомобиль юлларын кышкы айларда карап тотуга әзерлибез. Район юл ремонт-төзелеш идарәсе үз көче белән Уфа шәһәрендәге елга портыннан 600 тоннадан артык тоз чыгарды, һәр көнне Дүртөйле карьерыннан ком һәм ком-чуерташ катнашмасы чыгарыла. Шулай ук кар чистарту һәм махсус техникаларны әзерләү бара.
Әлбәттә, идарәнең уңышлы эшләве матди базаның ныклы булуы белән беррәттән коллективның бергә тупланып эшләвенә дә бәйле. Юл хезмәтен үз һөнәренә тугрылар гына үз итә, чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә, гомумән, төрле һава шартларында авыр хезмәт башкара. Шуңа күрә юллар салуда, чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләүче ир-егетләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Коллектив 62 кешене берләштерә. Алар тәҗрибәле белгечләр, күпләре шушы тармакка 20-30 ел гомерен багышлаган хезмәт алдынгылары. Яшь белгечләр дә остазларыннан калышмыйлар, алардан үрнәк алып эшли. Баш бухгалтер Л.Дәүләтова, баш механик А.Нурыев, производство-техник бүлеге инженерлары А.Зарипов, И.Гыймазов, диспетчер М. Таҗиева, бухгалтер З Хисаметдинова, юл мастерлары З.Выйльданов, А.Шәйхәйдаров, асфальт-бетон заводы мастеры А.Миңнеханов, автомобиль водительләре З.Шафыйков, А.Сабиров, М.Фазлыев, С.Арсланов, Илдар һәм Илнар Әхмәтшиннар, Ринат һәм Рафаэль.Гафурҗановлар, Р.Нуриәхмәтов, А.Гатауллин, А.Таҗиев, Р.Багутов, Ю.Вәлитов, автогрейдер машинистлары А.Мирзаянов, И.Бастамов, слесарьләр И.Әнвәров, Ф.Әхмәтов, Ф.Закиров, электрогазосварщик Р.Нәбиев, машинист-бульдозер В.Шәңгәрәев, тракторчылар Д.Кәримов, И.Зарипов, Т.Әхмәдуллин, машинист-төяүче З Дәүләтов, юл эшчеләре Э.Гыйзтдинов, Р.Ахунов, Ф.Нәҗмиев, В.Авзалов, И.Фазлетдинов, Г.Шәмсиев, М.Шәймәрданов, заводта асфальт эшләүчеләр А.Хәйртдинов, Ф.Гафуров, Х.Камалтдинов,аккумуляторчы-электрик И.Кәбиров, машинист К.Гыйматов, экскаватор машинисты З.Рамазанов хезмәтләре мактауга лаек.
Коллектив районның җәмәгать тормышында, спорт чараларында, шулай ук төзекләндерү буенча барлык чараларда актив катнаша.
Район юл ремонт – төзелеш идарәсе исеменнән барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбрик итәм, аларга киләчәктә тормышларында уңышлар, корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, коллективка үзара аңлашу һәм хөрмәт, җиңел хезмәт һәм эш көннәре телим.
Рубин Галимов,
район юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы.