

Башгидрометцентр фаразлары буенча, якындагы өч көндә көзге кебек яңгырлы һәм салкын булачак. Дүшәмбе көнне, 17 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгышта урыны белән бераз яңгыр ява. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Көндез һава температурасы 6, 11 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе көнне, 18 октябрьдә төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән зур булмаган яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Термометр баганаларын төнлә -1, 4, көндез 4, 9 күрсәтәчәкләр.
Чәршәмбе көнне, 19 октябрьдә, төнлә белән кар, бозлавык, юлларның аерым участокларында бозлавык, көндез яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә температура -2, 3, көндез 4, 9 тәшкил итәчәк.