Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 октябрь 2022, 06:28

Тормыш юлы үрнәкле

Теш табиблары арасында Зөһрә Исламова исеме  райондашларның күпләренә яхшы таныш

Тормыш юлы үрнәклеТормыш юлы үрнәкле
Тормыш юлы үрнәкле

Теш табиблары арасында Зөһрә Исламова исеме  райондашларның күпләренә яхшы таныш. Ягымлы сүзе, йомшак куллары белән теш сызлауларын юып алгандай дәвалаучы табибә пациентлар арасында зур абруй казанды, коллективта да хезмәттәшләре бик хөрмәт итә үзен.

Зөһрә ханым Шәммәт авылында Хәмдүнә һәм Госман Исламовларның биш балалы гаиләсендә дөньяга килә. Аккүз җидееллык, Андреевка урта мәктәпләрен гел яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең республика медицина училищесына юллана. Яшь белгеч хезмәт юлын Югары Манчар участок дәваханәсендә башлый. Иске бина, шуңа күрә су ташу, мичкә ягу эшләрен хезмәткәрләр үзләре башкара. Аппаратурага кытлык кичерәләр. Әмма тырыш, инициативалы белгеч авырлыктан курыкмый, тәҗрибә туплап, үз һөнәре остасына әйләнә. Тиз арада авылда гына түгел, тирә-якта танылу ала. Зөһрә Госман кызына Югары Яркәйдән дә авырулар килә башлый.

1974 елда ул район үзәк дәваханәсенә күчерелә һәм  40 елдан артык, лаеклы ялга чыкканчы, стоматология бүлекчәсендә эшли. Вакыт белән исәпләшмичә, бар тырышлыгын һәм һөнәри осталыгын сала ак халатлы. Ашыгыч ярдәм күрсәтү, авыруны дәвалау, операция ясау – табиб өчен көндәлек хезмәткә әйләнә. Коллектив, халык арасында абруй яулап өлгерә. Әйе, изге һөнәр иясе җаваплы, кыю, тырыш булуы аркасында ихтирамга ирешә.  Кешеләргә күрсәткән игелекле хезмәте белән  танылган, хөрмәт яулаган югары категорияле табиб “Башкортстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре” исеме, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Зөһрә Госман кызы шәхси тормышында да үз бәхетен таба. Тормыш иптәше, авылдашы Риф Кәрам улы белән гаилә нигезе корып, 54 ел тату гомер кичерәләр. Ике балага гомер бүләк итеп, аларны яхшы тәрбияләп, югары белем алырга ярдәмләшәләр. Бүген исә оныклар куанычында яшәүләре белән бәхетлеләр.

Җиләк-җимеш мул уңа торган бакчасы, гөл-чәчәкләр тулы йорты аның ару-талу белмәс, алтын куллы уңган хуҗабикә  икәнлеген дә күрсәтә. Сәяхәт итү - яраткан шөгыльләренең берсе. Әйе, һәрьяклап уңган, күптән түгел ул үзенең 75 яшен билгеләгән Зөһрә Исламова тормыштан ямь, тәм табып яши.

 

 

Альбина Уразаева,

стоматология бүлекчәсе мөдире.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас