

Төрлесе бар кешенең. Берәүләр юк-бар сәбәпне сылтау итеп зар еласа, икенчеләр тормыштан канәгать булып, килер көннәргә якты өметләр баглап, олы максатлар куеп яши. Өстәвенә, өлкән яшьтә булуына карамастан, егетләрчә туры карап, җир җимертеп йөри, гөрләтеп дөнья көтә. Сеңрән авылында яшәүче Мирхаҗиян Шәрәфуллин шундыйлардан - һичкайчанда төшенкелеккә бирелмичә, һәр туган таңга сөенеп яши.
Аңа карап сокланырлык, күп нәрсәгә өйрәнерлек, әллә күпме тормыш тәҗрибәсе алырлык. Гомере буе хезмәттән, мал-туар караудан, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдән ләззәт алды. Хәрәкәттә-бәрәкәт дип ялан-кырларны иңләүдән куаныч тапты. Шуңа күрә, 90 яшен тутырганда да күзләр тимәсен егетләр кебек йөреп ята. Машина рулен дә ышанычлы тота, дөнья хәлләре, тормыш вакыйгалары белән дә бик яхшы хәбәрдар үзе.
Ә бит тормыш үзен һәм аның яшьтәшләрен һич кенә дә иркәләми. Балалык һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр чорга туры килә. Олылар белән бергә әнә шул үсмерләр эшкә җигелеп, илгә килгән авырлыкны өлкәннәр белән тиңләшеп бергә татыды. Әнә шулай чыныкты, вакытыннан алда ир корына җитте сугыш чоры балалары.
Мирхаҗиян абый Сеңрән авылында Шәмсекамал һәм Кәрамулла Шәрәфуллиннар гаиләсендә икенче бала булып туа. Бөтен җирдә фәкыйрьлек ул заманнарда. Илгә немец илбасарлары ябырылгач, әтисен фронтка алалар. Гаиләдә ир-атлардан баш бала булганга күрә, дөнья көтү аның җилкәсенә төшә. Авыл малайлары олы абзыйлар белән беррәттән язын иген чәчәргә дә йөри, җәйләрен яланда куна ятып печәнен дә әзерли, урак чорында атка яки үгезгә җигелгән арбаларга төяп иген көлтәләрен бер урынга ташый. Бик арыган чаклар була. Әмма балачак үзенекен итә, арулар тиз онытыла. Ничек кенә булмасын, тормышның күңелле мизгелләре дә җитәрлек: Сөн елгасында кемузардан чума-чума су керүләр, кинәнеп балык кармаклаулар, киләчәк елларны күзаллап хыялга бирелүләр…
Мәктәптән соң, колхозда төрле эшләр башкарса, арытаба тимерче Гыйлемҗан абый (әнкәсенең бертуган энесе) белән бергә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
1953 елда Түбән Тагил шәһәренә юллана, анда экспедитор-йөк төяүче булып эшли. Кичке мәктәптә укый һәм шофер һөнәрен үзләштереп, таныклык ала. 1955 елның июлендә ил алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына юллана. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны товар вагоны белән Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, 12 тәүлектән алар Амурдагы Комсомольск шәһәренә барып җитә. Анда бер айдан соң, 25 солдатны Төньяк Сахалинга Охотское диңгезенә башта пароход, аннары корабка утыртып озаталар. Алар Төньяк Оха шәһәрендә туктала. Ай буе казарма ремонтлыйлар. Эшләре тәмамлануга, поездда Хабаровск краена җибәрәләр. Троицкое авылына килеп җиткәч, аларны 67080 частькә радиотехник гаскәрләргә бүләләр. Анда Мирхаҗиян Кәрәмулла улы 3 ел да 5 ай хезмәт итә, машиналар белгече була. 1957 елда Амурдагы Комсомольск шәһәрендә шофер-радист Шәрәфуллин Совет Армиясенең 39 еллыгы уңаеннан хәрби һәм сәяси әзерлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнә. Шуны да билгеләргә кирәк, узган ел ул үзенә бик кадерле булган мрамор тактасын – үзенә атап бирелгән бүләкне район тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшырды.
1958 елда Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, М.Шәрәфуллин исән-имин туган йортына әйләнеп кайта һәм М.Горький ис. хуҗалыкка водитель булып урнаша.
Күпләр шофер эшен бик җиңел, дип уйлый: утырасың да чыгып китәсең кебек. Әмма ул төзек булсын, һәрвакыт йөреп торсын өчен күпме көч, белем, түземлелек кирәк икәнен күп вакыт аңлап бетермибез. Ерак юлларда, командировкаларда йөрү җаваплылыкны тагы да арттыра, биредә инде уяулык та, игътибарлык та сорала. Әнә шуларны аңлап, барыннан бигрәк тә, яратып сайлый ул һөнәрен. М.Шәрәфуллин озак еллар водитель булып эшләп, хезмәттәшләренең ихтирамын яулады, күпләргә үрнәк булды, авылдашлары арасында хөрмәт казанды. Нинди генә техникага утырса да, һәрвакыт төзек йөртте, 40 ел хезмәт стажына ия булып, авариясез эшләде. Аның тырыш хезмәте төрле инстанцияләрнең Почет грамотасы, «БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Хезмәт ветераны» исеме белән лаеклы бәһаланды.
1959 елда авылдашы Әнисә Гайнетдин кызы белән гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгаралар. Тик, кызганычка каршы, Әнисә апа аны иртә калдырып, 1995 елда якты дөньядан китә
Өлкән яшьтә булуына карамастан, телевизор карарга, радио тыңларга, гәзит-журналлар укырга ярата. Туганнарының һәрвакыт хәлләрен белеп тора, төпле киңәшләрен бирә. Әлеге вакытта балаларының, оныкларының хөрмәтендә кадерле әти һәм картәти булып яши.
15 октябрь хезмәт ветераны Мирхаҗиян Шәрәфуллин үзенең 90 яшен билгели. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, хәерле гомер кичерүен телибез.
Лира Кәбирова.