

Украинада махсус хәрби операция бару сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куела. Мобилизация башлану белән һәр төбәктә ир-егетләр Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Бу күләмле чарадан районыбыз да читтә калмады. Армия сафларында хезмәт итүчеләргә дәүләт ярдәме каралса, бу очракта киресенчә, кирәк-ярак белән тәэмин ителешне һәркем үз өстенә ала. Шуны исәпкә алып, районыбызда Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен оператив штаб төзелде һәм ярдәм фонды ачылды. Әлеге фонд Хөкүмәт кушуы буенча түгел, ә үзебезнең теләк белән ачылды. Атап әйткәндә, Бөек Ватан, төрле локаль сугышта катнашкан ветераннар, армия сафларында хезмәт иткән илешлеләр бергә җыелышып, киңәшләштектә, хәрби юлны узган кешеләр буларак, илебезгә килгән авыр вакытта кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә карар кылдык. Аны тормышка ашыру өчен район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов мөрәҗәгать иттек. Ассызыклап үтәм, без кемдер кушуы буенча түгел, ә үз теләгебез белән башкарабыз бу изге гамәлне.
Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка ничек ярдәм итүләре турында бик күпләребез ишетеп үстек бит. Алар илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. “Тамчыдан күл җыела” дип халык юкка гына белми әйтмәгән шул.
Фондның барлык акчалары сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары Илеш районы ветераннар Советының акча җыю һәм күчерү буенча оператор хисабына килә. Средстволар исәпкә алына, сатып алынган әйберләр документлаштырыла, фото, видеолар белән дәлилләнеп, теркәлеп бара.
Әйтергә кирәк, беренче төркемдә өлешчә мобилизация буенча Пенза өлкәсенә безнең районнан 13 солдат һәм бер офицер китте. Аларга барлык кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды. Аның хакы 23 мең 838 сум тәшкил итсә, офицерныкы – 17 мең 499 сум. Шулай ук йокы капчыгыы (берсе- 3500 сум), поход утыргычы (800 сум), термокием (2000 сум) бирелде. Шундый ук рюкзаклар 18 октябрь киткән 46 хәрбигә тапшырылып, бер рюкзакның суммасы – 20 мең 294 сум. Моннан тыш, һәрберсе йокы капчыгы, термокием, поход утыргычы белән тәэмин ителде
Хөрмәтле илешлеләр! Акча җыю мәҗбүри түгел ул ирекле рәвештә башкарыла. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә бердәм кушылсын иде. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик.
Акча күчерү өчен банк реквизитлары:
ИНН: 0225002913, КПП: 022501001
БИК: 048073770 ОГРН 1030200019717
ОКПО: 32027615. ОКВЕД 94.99
Корр./сч. № 30101810600000000770
Рас./сч. № 40703810400340000002
Филиал ПАО «УралСиб» в г.Уфа
Юридик адресы: 452260
Илеш районыЮгары Яркәй авылы, Совет урамы, 20
Белешмәләр өчен телефон: 8(34762)5-10-06.
Илдар Хөснуллин,
оператив штаб җитәкчесе,
Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыелышының Илеш филиалы рәисе.