

Армия сафларында хезмәт итүчеләргә дәүләт ярдәме каралса, мобилизацияләнгән гражданнар, кирәк-ярак белән тәэмин ителешне һәркем үз өстенә ала. Шуны исәпкә алып, районыбызда Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен оператив штаб төзелде һәм ярдәм фонды ачылды. Әлеге фонд Хөкүмәт кушуы буенча түгел, ә үзебезнең теләк белән оештырылды. Бөек Ватан, төрле локаль сугышта катнашкан ветераннар, армия сафларында хезмәт иткән илешлеләр бергә җыелышып, киңәшләштек тә, хәрби юлны узган кешеләр буларак, илебезгә килгән авыр вакытта кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә карар кылдык. Аны тормышка ашыру өчен район ветераннар советы рәисе Анатолий Романовка мөрәҗәгать иттек. Ассызыклап үтәм, бу изге гамәлне без кемдер кушуы буенча түгел, үз теләгебез белән башкарабыз.
Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка ничек ярдәм итүләре турында барыбыз да ишетеп үстек. Алар илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. “Тамчыдан күл җыела” дип халык юкка гына белми әйтмәгән шул.
Фондның барлык акчалары сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары Илеш районы ветераннар Советының акча җыю һәм күчерү буенча оператор хисабына килә. Средстволар исәпкә алына, сатып алынган әйберләр документлаштырыла, фото, видеолар белән дәлилләнеп, теркәлеп бара.
Әйтергә кирәк, беренче төркемдә өлешчә мобилизация буенча Пенза өлкәсенә безнең районнан 13 солдат һәм бер офицер китте. Аларга барлык кирәкяраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды. Аның хакы 23 мең 838 сум тәшкил итсә, офицерныкы – 17 мең 499 сум. Шулай ук йокы капчыгы (берсе- 3500 сум), поход утыргычы (800 сум), термокием (2000 сум) бирелде. Шундый ук рюкзаклар 18 октябрь киткән 46 хәрбигә тапшырылып, бер рюкзакның суммасы – 20 мең 294 сум. Моннан тыш, һәрберсе йокы капчыгы, термокием, поход утыргычы белән тәэмин ителде.
Хөрмәтле илешлеләр!
Акча җыю мәҗбүри түгел, ул ирекле рәвештә башкарыла. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә бердәм кушылсын иде. Актив рәвештә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик. Акча күчерү өчен банк реквизитлары:
ИНН: 0225002913,
КПП: 022501001
БИК: 048073770
ОГРН 1030200019717
ОКПО: 32027615.
ОКВЕД 94.99
Корр./сч. № 30101810600000000770
Рас./сч. № 40703810400340000002
Филиал ПАО «УралСиб» в г.Уфа.
Юридик адресы: 452260 Илеш районы Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20. Белешмәләр өчен телефон: 8(34762)5-10-06.
Илдар ХӨСНУЛЛИН, оператив штаб җитәкчесе, Башкортстан республикасы Диңгезчеләр җыелышының Илеш филиалы рәисе.