Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 октябрь 2022, 04:57

Аның руле ышанычлы

Мәктәп автобусы йөртүчесе булу аеруча җаваплылык, түземлелек, игътибарлылык  таләп итә. Чөнки аларның  кулында балаларның язмышы тора

Аның руле ышанычлыАның руле ышанычлы
Аның руле ышанычлы

Мәктәп автобусы йөртүчесе булу аеруча җаваплылык, түземлелек, игътибарлылык  таләп итә. Чөнки аларның  кулында балаларның язмышы тора. Заман таләбенә ярашлы, бугенге көндә район мәктәпләре автобуслар белән тәэмин ителде. Безнең Ишкар урта мәктәбенә яңа, стандартларга туры килгән автобус 2013 елда кайтты. Ул өч: Лаяшты, Сәеткул, Байрак авылларыннан балаларны мәктәпкә барып ала, дәресләр беткәч укучыларны өйләренә илтеп куя. Автобус маршруты М-7 федераль трассасы буенча уза. Биредә, нигездә, авыр йөк машиналары йөри. Мондый шартларда машина йөртүчедән аеруча саклык, игътибарлык таләп ителә.

Безнең алыштыргысыз шофер Зәнфир Фәррахов һәр иртәдә, теләсә нинди һава шартларында -  яңгыр һәм кар яуганда да ул балаларны мәктәпкә соңга калмыйча алып килә. Без аның белән экскурсияләргә, походларга, ярышларга да барабыз. Оста йөртүче 35 ел - руль артында, шуларның 15е мәктәп автобусы йөртүчесе сыйфатында эшләп йөри. Зәнфир тыныч холыклы, үз эшенең үтә дә җаваплы икәнен аңлап эшли. Көн саен рейс алдыннан машинасының торышын күзәтә, ватылуларга юл куймый. Укытучылар коллективы, укучылар, ата-аналар үзен хөрмәт итә. Аны районда да тәҗрибәле машина йөртүче буларак яхшы беләләр. Уфада, республиканың башка районнарында һәм аннан читтә үткәрелә торган чараларга ышанып җибәрәләр.

Шофер балалар иминлеге, аларның гомере өчен җавап бирә, шунлыктан аңа сабырлык, игътибарлылык кебек сыйфатлар хас. Үзе йөрткән 22 урынлы “ПАЗ” автобусы аңа бик ошый, бүгенге юллар да элеккеге белән чагыштырырлык түгел, ди ул. Шофер үз эшен җиренә җиткереп башкарса, пассажирлар да һәрвакыт канәгать дигән сүз.

 

 

Зилия Гыйлметдинова.

Ишкар авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас