

Без, тормыш иптәшем Алмаз Маннанов белән Бишкурай авылында туып-үсеп, 1999 елда гаилә кордык. Йонны авылында күркәм йорт төзеп чыктык. Өч кыз тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Таңсылу ТРның Яр Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сөмбел Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә – 10нчы, Ләйлә 1нче сыйныфта белем ала.
Украинада махсус операция башлангач та, Алмаз шунда бару теләген белдерде. Телевизордан төрле яңалыкларны караганда да, андагы солдатларга көч биреп, уе белән шулар янында иде. Әлбәттә, бу ниятенә мин дә, балаларыбыз да каршы булдык. “Илебезне мин дә сакламый, кем якласын”, - дип 2 август көнне хәрби операцияга юлланды ул. Алмаз белән элемтәдә булып, сөйләшеп тордык. Кызганычка каршы, хәрби бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясы тиеп каты яралана. Аны госпитальгә озаталар. Әлеге вакытта Мәскәү өлкәсендәге госпитальдә дәвалана.
Безгә Илеш районы хәрби хезмәткәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен ачылган фондтан 40 мең сум акча бүленде. Әлеге суммага без, кызларым белән тормыш иптәшем янында булып кайттык. Шул рәвешле, барлык илешлеләргә, шулай ук Башкорт аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәровка, күршеләргә, туганнарга, барлык авылдашларыма зур рәхмәтлемен. Бүгенге көндә Алмазның хәлләре яхшы, сәламәтләнү ягында, тизрәк савыгып, безнең янга кайтуын көтәбез.
Айгөл Маннанова.
Йонны авылы.