

Сабыр холыклы кешеләргә гомерем буе көнләшеп яшим мин. Алардан үрнәк алып, күп вакыт үземне кулга алырга, эндәшми калырга тырышам. Әмма, күрәсең, сабырлык үз вакыты җиткәч киләдер.
Адәм баласы дөнъяга рәхәт тормыш көтәргә килә. Әмма язмыш аның алдына үз сынауларын куя.
Язмамның герое бүгенге көндә Сүлте авылында яшәүче укытучы-ветеран Әнүзә Шәрифҗан кызы Гәрәева турында. Әнүзә апа 1946 елның 1 гыйнварында Яңа Аташта дөньяга килә. Сугыштан соңгы авыр елларда кыз кечкенәдән үк хезмәтне сөеп, бар эшне җиренә җиткереп, мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгәшеп, тормышның авырлыгын төрлечә татып, сабыр канатларын сындырмыйча, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеген аңлап үсә.
Бәләкәйдән үк зур хыялы була аның – мәктәптә укый башлаган беренче көннән үк, үзенә укытучы булачагына сүз бирә. Шулай булмыйча, Яңа Аташ авылында башлангыч сыйныфларда аны сугыш ветераны Мәфрүзә апа, ә Сүлте сигезъеллык мәктәбендә сугыш яланыннан кайткан Саҗидә Әхмәтова укыта. Шул чорда батыр укытучы кызлар аны сабырлыкка, куркусызлыкка өйрәтә дә инде.
Әнүзә апаны 6 сыйныфтан ук дружина советы рәисе итеп куялар. Тик барысы да син дигәнчә булмый бит. Мәктәпне тәмамлагач, укытучы булу теләге беразга икенче планга күчә. 1965 елның 25 августында язмыш аны Янтуган авылы егете Флүр Сәхипзадә улы белән очраштыра, яшьләр өйләнешәләр. Соңрак ул читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый.
Чыныгу алган Әнүзә апа бер эштән дә курыкмый. “Бригад”та кызлар белән бергә чөгендер утый, бәрәңге җыя. Гомумән, хезмәт казанында кайнап, дөнъя көтә ул.
Тормыш иптәше Флүр 1979-1985 елларда Сүлте авыл Советы башкарма комитеты рәисе булы хезмәт сала. Авылда хөрмәт яулап өлгергән Гәрәевларның тырыш гаил се матур йорт салып чыга. Бер-бер артлы өч улга гомер бүләк итә. Кызганыч, өлкән улларын югалту ачысын татый Гәрәевлар.
Әнүзә Шәрифҗан кызы Сүлте урта мәктәбенә укытучы булып урнаша. Хәтсез еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләве генә дә күп нәрсә турында сөйли. Укучылары, коллегалары арасында зур абруй казана ул. Әле дә хөрмәт белән искә алалар үзен - бәйрәм саен чәчәк гөлләмәләрен юллыйлар.
Улларын өйләндереп, оныклар сөеп, аларның бәхетенә төренеп яшәр чакта Әнүзә апа ялгызы кала – Флүр абый каты авырудан соң, бакыйлыкка күчә.
Мәрхәмәтле. ихтирамлы ветеран үзен ялгызы тоймый. Балалары, оныклары еш кайта. Туганнары, күршеләре белән яхшы мөгамаләдә яши. Изге күңелле ветеран-укытучыга киләчәктә дә хөрмәттә, акыллы киңәшләрен биреп, гел кирәк булып яшәвен телибез.
Гөлнур Нигъмәтова.
Сүлте авылы.