Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 октябрь 2022, 07:00

Тормыш яме-парлы булуда

Аның йөген бергә тартуда

Тормыш яме-парлы булудаТормыш яме-парлы булуда
Тормыш яме-парлы булуда

Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Үсинә һәм Фәвәдис Мифтаховлар – Түбән Яркәй авылының тырыш, үрнәкле, ныклы гаиләләренең берсе.

Катлаулы эш көненнән соң уйларга бирелеп юлдан атлаганда  “Әйдәгез, сумкагызны булса да алып кайтышыйм ичмасам. Күреп торам бит - нык авыр.”, дигән тавышка кыз сискәнеп киткәндәй булды. -Булышуыгыз өчен рәхмәт, - диде ул бераз гына оялып, яныннан атлаучы төз генә гәүдәле егетне күреп. Бу вакытта хәтта аның бит очларында кечкенә генә кызгылт тимгелләр бүртеп чыкты. - Ярый соң, әйдә, танышыйк. Мин Фәвәдис булам. Ә синең исемең ничек була? - дип егет кулын Үсинәгә сузды. Ике яшь йөрәк көлешеп, сөйләшеп ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калды...

 Әйе, бу танышу мәңгелек сөюгә әйләнер дә, гаилә тарихына юл салыр дип уйлап та карамаганнардыр ул чакта. Шөкер, сикәлтәле тормыш юлын зур сабырлык белән үтеп, давыл-гарасатларын дә, бәхет елмайган мизгелләрен дә бергә кичереп, кайчандыр йөрәк кылларын тибрәтеп килеп кергән яшьлек мәхәббәтенә тугры калган әлеге пар бүген күркәм гаилә бәйрәменә килеп җиткән. Алтын туйга чаклы бергә гомер итү - җиңел эш түгел. Ул еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышын да дәлилли. 50 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Түбән Яркәй авылында яшәүче Фәвәдис һәм Үсинә Мифхтаховлар әнә шулай кулга-кул тотынышып, гомер сукмагыннан 50 ел бергә тату атлыйлар, туганнарына, авылдашларына үрнәк булырлык матур тормыш көтәләр.

Түбән Яркәйдә Мәхтүмә һәм Миңнулланың тырыш гаиләсендә хезмәт тәмен тоеп үскән Фәвәдис 10нчы сыйныфны тәмамлауга ук “Башкортстан” колхозында “ДТ-54” тракторын иярли. Бер елдан армия сафларына егетлек бурычын үтәргә юллана һәм хәрби-һава көчләрендә радист булып хезмәт итә. Шактый тормыш мәктәбен үтеп кайткан егетне колхоз колач җәеп каршы ала һәм Уфага ДОСААФ ка шоферлыкка укырга җибәрәләр. Тырыш механизаторга “ДТ-40”, МТЗ-80”, “ДТ-75” тракторларын да йөртергә, комбайн штурвалы артына утырырга да туры килә. Арытаба ферма мөдире, звено җитәкчесе вазыйфаларын башкара Фәвәдис. Хуҗалык тарала башлагач, Илеш комбикорма заводында эшләвен дәвам итә. Лаеклы ялга чыккач та тынгысыз авыл уңганы төрле предприятиеләрдә 70 яшенә кадәр сафта була.

Үсинә Гали кызының балачагы Иске Күктау авылы белән бәйле. Уфада Һөнәри техник училищеда ташчы һөнәрен үзләштергәч аны туган ягына –Илешкә командировкага юллыйлар. Ул чорда 21нче трест районда зур төзелешләр алып бара. Әйткәндәй, бүген дә район үзәгендә балкып утырган биналарда Үсинәнең дә кул җылысы саклана.

 Фәвәдис белән очрашу аның язмышын башка якка юнәлтә, кыз сатучылар курсында белем алып, хезмәтен прилавка артында дәвам итә. Район кулланучылар җәмгыятенә караган кибетләрдә, универмагта- сатучы, җитештерү конторасында склад мөдире булып эшләгән чагын райондашлар әле дә хәтерлидер.

Мифтаховлар өч баһадир улына гомер биргән. Бүгенге көндә алар барысы да үзаллы тормыш корып яшиләр. Өлкәне Азат тормыш иптәше Ленара белән, уртанчы уллары  Илшат Сания белән, төп йортта яшәүче Айдар Тая белән  икешәр бала  үстереп, зур тормыш юлына чыгарган. Хезмәт ветераннарының гомер көзләренең иң зур җимешләре - 6 оныклары бар. Алар - картый-картәтиләренең көтеп алган кунаклары. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди халык мәкале. Тырыш, укымышлы һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген өлкәннәр, авылдашларына  үрнәк булып матур гомер кичерә алар.

Әйе, пар канатлы булганда, шатлыкларны, кайгыларны бергә бүлешкәндә генә гаилә ныклы була, чыныга, бәхеткә ирешә. Язмышның җил-давылларына бирешми, мәхәббәтләрен саклап, ярты гасыр бер-берсенә ихтирамын югалтмый, кадерен белеп гомер итүче Мифтаховларга  арытаба да пар канатлы булып тигез гомер итүләрен телим.

 

 

Лилия Йосыпова.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас