

30 елга якын гомерен милициягә багышлап, дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән милиция капитаны, Андреевка авылында гомер кичерүче Фирдәвис Әмертдин улы Әмиров озак еллар инде лаеклы ялда булса да, төн йокыларын качырган, бик тә тынгысыз булган хезмәт юлларын әле хәзер дә бик еш искә ала. Без дә аның белән үткәннәргә сәяхәт кылдык.
Ул 1944 елда Кужбахты авылында туып үсә. Биредә җидееллык,арытаба Дүртөйле районының Исмаил урта мәктәбендә укыганнан соң армия хезмәтенә алына һәм егетлек бурычын намус белән үти. Германия чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә ул.
Уяулык, тәвәкәллек кебек сыйфатлары белән бергә физик яктан да чыныгып, ныгып кайткан егет солдат киемен салу белән район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Участок инспекторы Андреевка, Яңа Аю, Ябалак авыл советларын хезмәтләндерә. Белемен һәм һөнәри әзерлеген камилләштерү өчен читтән торып Алабугада, Уфада урта махсус милиция мәктәпләрен тәмамлый.
Фирдәвис Әмертдин улы озак еллар бер участокта эшләү дәверендә халык белән ныклы бәйләнеш булдырып, аның ничек сулыш алуын аңларга, җинаятьчелек чыганагын алдан билгеләп искәртү эше алып барырга өйрәнә, гражданнарның ихтирамын һәм ышанычын яулый. Катлаулы хәлләр килеп туганда җинаятьләрне кайнар эздән ачу мөмкинлекләрен өйрәнә, тикшерүчеләргә дөрес юл күрсәтү аның ярдәмендә башкарыла. Законнарны ныклап өйрәнеп, халык арасында аңлату эшләре алып баруга зур игътибар бирә. Авыл советы, хуҗалык җитәкчеләре белән һәрвакыт аңлашып эшли ул. Шуңа да аның участогында җинаять кылучылар сирәк күзәтелә, булганнары исә ачыла бара. “Безнең эштә тәҗрибә дә, сизгерлек тә, һөнәри осталык та, шул ук вакытта кешелекле булу да таләп ителә иде. 1994 елдан лаеклы ялда булсам да, эшләгән еллар беркайчан да онытылмый. Шөкер, авылдашлар да тәртипле булды, нинди генә хәл килеп чыкса да, һәрвакыт уртак фикергә килеп, аңлашып эшләдек, яшәдек”,–ди ул хезмәт елларын искә алып.
Ф.Әмировның үз эшенә тугрылыклы булуы, һөнәренә бирелгәнлеге күп тапкырлар лаеклы бәһалана. СССР Эчке эшләр министрлыгының I,II,III дәрәҗә “Тугрылыклы хезмәт иткән өчен” медальләре, “Милиция отличнигы”, “Совет милициясенә 50 ел” билгеләре, БАССР Югары Советы Президиумының һ.б. Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Шәхси тормышында да үрнәкле ветеран,тормыш иптәше Фәнүзә белән бер кыз үстереп, лаеклы тәрбия биргәннәр. Бүгенге көндә Ләйсән - педагогия фәннәре кандидаты, башкалада югары уку йортларының берсендә талибларга белем бирә. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Әмировлар мал-туар асрап, бакчасын тутырып җиләк-җимешен үстереп, кыскасы, һәр көннән канәгать булып, мул тормышта яши.
Ирина Мифтахова,
район эчке эшләр бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары стажеры.