Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 октябрь 2022, 04:58

Кояш һәм Ай тотылу көне

25 октябрьдә сирәк күренеш – өлешчә кояш тотылуның шаһиты була алачакбыз, ул 2022 елдагы төп астрономик вакыйга санала 

Кояш һәм Ай тотылу көнеКояш һәм Ай тотылу көне
Кояш һәм Ай тотылу көне

25 октябрьдә сирәк күренеш – өлешчә кояш тотылуның шаһиты була алачакбыз, ул 2022 елдагы төп астрономик вакыйга санала. Алга таба кояш тотылуны 2030 елда гына күзәтеп булачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Уфа планетариена сылтама белән хәбәр итә.

Сирәк астрономик күренешнең трансляциясен белгеч аңлатмалары белән сишәмбе көнне, 25 октябрьдә 14.30 сәгатьтә Культура.РФ порталында күреп булачак.

Кояш тотылу бөтен җирдә дә өлешчә генә күренәчәк – җир өслегенә айның ярымкүләгәсе генә төшкәнлектән, ай кояш дискының бер өлешен генә каплаячак, - хәбәр итә Матбугат.

 

Фото: Фрипик.ру 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас