Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 октябрь 2022, 09:36

Пар сукмактан - алтын туйга

Илле ел буе, авырлыкларны җиңеп һәм һәр бәхетле көнгә сөенеп яшәгәнсез

Пар сукмактан - алтын туйгаПар сукмактан - алтын туйга
Пар сукмактан - алтын туйга

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Күптән түгел бу истәлекле вакыйганы Йонны авылында яшәүчеләр, ирле-хатынлы Усина һәм Фирдәвес Мифтаховлар билгеләп үтте. Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балаларыгызны һәм алты оныгызны тәрбияләгәнсез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!

Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын.

 

Фото: vk.com

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас