

Әлеге чарага Исанбай авыл советы авыл биләмәсе халкы да актив кушылды.
-Кыска вакыт эчендә 7-8 тартма ярдәм чаралары җыелды. Кем ничек булдыра ала шулай ярдәм кулы суза. Мәсәлән, Исанбайдан элекке “Октябрь” колхозының алдынгы механизаторы, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Рәгыйб Бәдертдинов мобилизацияләнүче якташларга ярдәм йөзеннән 25 мең сум акча тапшырды.
Моннан тыш, Исанбай, Теләкәй, Олы Ялан авыллары халкы урын-җир җәймәләре, сөлгеләр, носки-оекбашлар, шәхси гигиена һ.б. әйбер китерүчеләр, шулай ук акчалата ярдәм итүчеләр булды, - дип рәхмәтен белдерде Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәгыйтҗан Зарипов.