

Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә водительләр көне билгеләп үтелә. Сайлаган һөнәрләре автотранспорт йөртү белән бәйле хезмәт кешеләре бәйрәме бу. Безнең районда автотранспорт күп тупланган оешмалар, агрофирмалар шактый. «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы предприятиесе үз эшчәнлеген заман таләпләренә ярашлы алып бара, пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итүгә бар көчен сала. Бәйрәм уңаеннан предприятие җитәкчесе Азат Нурыев белән әңгәмә кордык.
- Азат Хәмитович, предприятие эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде?
- Безнең бурыч – шәһәр, авылара маршрутлары эшчәнлеген тәэмин итү. «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасында «ПАЗ-3205», «ПАЗ-Вектор», «Мерседес-Бенц «Спринтер», «Форд Транзит» автобуслары булып, халыкны хезмәтләндерә. 22 кешене берләштергән коллективтан 18 водитель авылара маршрутлары белән беррәттән Дүртөйле, Нефтекама, Уфа, Туймазы шәһәрләре, Дүртөйле районы Семилетка поселогы юнәлеше буенча ерак рейсларга чыга. Заказлар буенча да эшлибез.
-Водительләрнең эш көне ничек башлана?
- Автобуслар рейска чыгар алдыннан һәм кичен рейстан туктагач, көн саен оешманың слесаре һәм шофер тарафыннан техник карау, дефектовка үткәрелә. Төзексезлекләр булганда шунда ук ремонтлана. Гомумән, юлга кузгалыр алдыннан безнең техникалар, аларны хезмәтләндерүче шоферлар да "җиде иләк аша үткәрелә". Беренче чиратта водитель медицина күзәтүе уза, автобуслар тикшерелә. ЮХХДИ хезмәткәрләре әледә-әле тикшерү үткәрә. Монда техниканың төзеклеге генә түгел, хәвефсезлек таләпләренең үтәлүе тә игътибарга алына. Әйтик, хәвефсезлек каешлары эләктереләме, янгын сүндергечләре, аптечкалары бармы, тәгәрмәчләре сезонга туры киләме һ.б.
-Иминлек дигәннән, шоферларга да аерым таләпләр куеладыр бит?
-Бездә водительләрне эшкә алганда таләпләр катгый. Медицина күзәтүе үткәндә аларның психикасында тайпылышлар булу-булмавына аеруча игътибар бирелә. Автобус йөртүдә кимендә өч еллык тәҗрибәсе булган тәртипле ир-атларны гына алабыз. Әйткәнемчә, аларга көн саен медицина күзәтүе үткәрелә. Кичтән шоферның сәламәтлегендә нинди дә булса тайпылышлар күзәтелә икән - әйтик, кан басымы күтәрелгән, теше сызлый яки башкасы - аның урынына алмаш водитель билгеләнә.
Аннары һава торышына бәйле үзгәрешләр дә күзәтелә. Көчле буран, бозлавык вакытларында, каты салкыннарда безгә синоптиклардан алдан хәбәр килә. Шул нигездә автобусларны юлга чыгару-чыгармау мәсьәләсе хәл ителә.
Шулай ук безнең автобуслар ГЛОНАСС +112 спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Автобусларда видеорегистратор, спидометр күрсәткечләрен теркәп баручы тахограф та бар. Шулай булгач, маршрутлардан тайпылу, "сулга йөрү" мөмкин түгел.
- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан бәлки иң-иңнәрен исемләп тә үтәрсез.
- Дөресен әйтәм, бездә барысы да уңган-булган - берсен дә аерып әйтә торган түгел. Вакыты белән уникешәр сәгать һәм аннан да озаграк юлда алар. Пассажирларга уңайлы булсын өчен, юлда хәвеф-хәтәрләргә юлыкмас өчен һәрчак уяулык күрсәтәләр, авырлыклар алдында баш имиләр. Эшкә күңел бирү, үзеңә таләпчән булу, җаваплылыкны тою – безнең һөнәр өчен мөһим сыйфатлар. Шул рәвешле, нигездә, үз һөнәрләренә тугры, тәҗрибәле, 28 елдан артык хезмәт стажына ия булган водительләр эшли. Җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе тоеп, иртәнге 6.00 дан кичке 23.00 сәгатькә кадәр рейс ясаучы Рәмил Вәлиев, Азат Арысланов, Альфред Нуруллин, Вазиф Тимершәехов, Ринат Исламов, Фәнзил Баһаутдинов, Фаид Нурыйәхмәтов, Глүс Фәрваҗев, Венер Тәхаветдинов, пенсионерлар Венер Хамматов, яшьләрдән Марсель Кәлимуллин, Динар Мөниров, Фидан Кашапов һ.б. хезмәте мактауга лаек.
Көн дәвамында район буенча 6 шәһәрара һәм 5 авылара рейс ясала. Эшчеләргә ерак юлларга йөрергә туры килә. Водитель Руслан Газизов өч тапкыр мобилизацияләнгәннәрне Пензага илтте.
Эшчәнлегебезне заман таләпләренә яраклаштырып алып барырга тырышабыз. Көндәлек отчетларны интернет челтәре аша электрон төрдә тапшырабыз, эш графигы, расписание вакытында төзелә. Бу җәһәттән үз бурычын җаваплылык тоеп башкаручы диспетчер Рәшидә Ганиеваның тырыш хезмәте - хөрмәткә лаек.
-Бәйрәм уңаеннан коллективка теләкләрегез?
-Юлларда йөргәндә пассажирлар да, руль артына утыручылар да бер-берсенә игътибарлы һәм ярдәмчел булсыннар иде. Алдагы көннәрдә дә хәвеф-хәтәрсез, имин тормышта яшәргә язсын.
Барлык коллектив әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Барысына да гаилә бәхете, сәламәтлек, кеше гомере өчен җаваплылык таләп иткән авыр хезмәтләрендә уңышлар, киң һәм тигез, сикәлтәсез юллар телим.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.