Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 октябрь 2022, 15:53

Тынгысыз водитель

Әй, рульне, шофер, тот туры, Көчәйсен, әйдә, шат хезмәт җыры. Тот рульне, тот туры, Юлларыңа бәхет яугыры

Тынгысыз водительТынгысыз водитель
Тынгысыз водитель

Бу юлларны Сүлте авылында гомер кичерүче, әле дә кулыннан рулен ташламаган олы хөрмәткә ия Мәгариф Мулланур улы Хаҗиев улына юллыйм.

Мәгариф абый 1959 елда Яңа Аташ авылында Рәйсә һәм Мулланур Хаҗиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Апасы Разыя, энесе Айратка ышанычлы туган була ул. Әтисе тимерче, әнисе колхозда бозаулар карый. Мәгариф бу һөнәрләрне дә үзләштерә, чөнки әти-әниләре “һөнәрле утта янмый, суда батмый” дигән девиз белән яшәргә өйрәтә. Унынчы сыйныфны Бишкурай урта мәктәбендә тәмамлаганнан соң, машина йөртү таныклыгы алу нияте белән Югаря Яркәйдәге 10нчы һөнәри училищесына юл тота егет.

Шул вакытта хәрби комиссариат бер төркем егетләрне Уфа шәһәрендәге ДОСААФка җибәрә. Алар арасында Мәгариф тә була. Бер ел укыганнан соң, туган ил алдындагы изге бурычын үтәргә армиягә сафларна чакырыла. Краснодар крае Ейск шәһәрендә водительлеккә укыган белемнәрен кулланып, төрле техниканы иярли, ватылуларсыз хезмәтләндерә. Хезмәттәшләре арасында абруйлы, ихтирамлы була.

Чыныгу алган егет 1979 елда туган ягына кайтып, ул чорда районның  иң көчле предприятиеләренең берсе булган “Сельхозтехника”га шофер булып урнаша.  Берничә ел биредә тырыш  хезмәт салганнан соң, Салават Юлаев ис. колхозга кайта. Тәҗрибәле шофер коллективта тиз арада үз кешесенә әйләнә. Нинди генә техникада йөрмәсен, алар һәрвакыт төзек,  сафта була.

-Машина сәгать кебек эшләп торса, үзеңә дә рәхәт, эш тә җайлы бара.  Үз эшемне бик яратам. Үзем теләп сайлаган һөнәр бит ул. Яратмасам, гомер буе шофер булып эшләп булыр идеме икән?!- ди ул.

Шофер һөнәре бик мактаулы, түземнәр, чыдамнар һөнәре дияр идем. Ничә чакрым юллар үтелгән, күпме тырышлык, сабырлык таләп ителгән!

Кайда гына хезмәт итмәсен, җитәкчелек тарафыннан гел мактау кәгазьләренә, рәхмәт сүзләренә лаеклы авылдашыбыз.  Иң мәртәбәлесе - 2008 елда “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән югары исеме.

1985 елда Янтуган авылы сылуы Әлфә Мәлих кызы белән очрашып, кавышалар, ике балага – Рөстәм һәм Гүзәлгә гомер бүләк итәләр.  Матур дөнья коралар, йорт тергезәләр. Бакча тутырып чәчкә үстерәләр, мал-туар асрыйлар.

Хаклы ялда булуга карамастан, Мәгариф Мулланур улы өйдә кул кушырып утырмый. “Тормышымны рульсез күз алдыма да китермим. Хәрәкәттә – бәрәкәт”, - ди ул.  Бүгенге көндә Сүлте авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең янгын сүндерү депосында шофер булып эшли. Авылыбызның уңган, булдыклы һәм ихтирамлы водителенә киләчәктә дә уңышлар, имин юллар телибез.

Гөлнур Нигъмәтова.

Сүлте авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас