+21 °С
Болытлы


Балаларны уңайлы диванда утырып китаплар укый ала торган яшьләр зонасы белән таныштырдылар. Шулай ук аларга өстәлгән чынбарлык белән китаплар да күрсәттеләр (3D һәм 4D форматында). Уен бүлмәсендә балалар интерактив уеннар уйнадылар.
Катнашучыларның барысы да заманча интерьер һәм китапханә залларының уңайлы җиһазланышы, яңа кызыклы китаплар һәм интерактив гаджетлар булуы белән тәэсирләнде.
Китапханәчеләр балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.
Фото: ilishcult