

Илеш районының 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагерында "Акыллы каникуллар" уза. Бу сменаның максаты - балаларны ОГЭ формасында имтиханнарга әзерләү өчен оптималь шартлар тудыру.
Смена дәвамында балалар математика һәм рус телен тирәнтен өйрәнәчәкләр, барлык кызыксындырган сорауларны педагоглар белән ачыклаячаклар, шулай ук алар өчен спорт, мәдәни чаралары каралган.
Алынган белемнәрне 2023 елда ОГЭ ны уңышлы тапшырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез, ә уздырылган вакыт якты тәэсирләр, күңелле истәлекләр һәм файдалы эшләр белән истә калыр.
Фото: ilishadm