

Ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, ул үстерергә тиеш диләр. Исәмәт авылында яшәүче Рәсих Миңнекәев бу өч шартны да “бишле”гә үтәгән ир солтаны. Ә агач утыртуга килгәндә “план”ны күпкә арттырып үтәгән инде ул.
Рәсих Рәсим улының районның урман тармагында эшләвенә 26 елдан артык узып киткән. 1996 елда ул Торачы урманчылыгының урманны саклау буенча дәүләт инспекторы булып эшкә кабул ителә. Анда көн саен дәүләт урман контролен һәм торышына, куллануга, яңадан тергезүгә, саклауга һәм үзенә ышанып тапшырылган участокта яшел калканны саклауга бар көчен сала. Анда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне, агач кисүне, печән чабуны һ.б. тикшерү, закон бозуларны булдырмау буенча чаралар күрә. Зур тәҗрибәсе, хезмәткә намуслы карашы нәтиҗәсендә санитар-сәламәтләндерү чаралары, делянкаларны бүлеп бирү буенча документлар төзи, вакытында урман корылышы материалларына үзгәрешләр кертә.
Халык арасында урманнарда янгынны һәм законсыз агач кисүне кисәтү буенча даими аңлату эшләре алып бара ул. Соңгы елларда аңа беркетелгән участокта янгынның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Үзенә йөкләтелгән бар эшне вакытында җентекләп башкара. Актив һәм инициативалы рәвештә урман хуҗалыгы, урман культурасы эшләрен оештыру һәм утырту материалын үстерү буенча фидакарь хезмәт сала. Шулай ук Исәмәт урта мәктәбенең "Каенкай" урманчылыгында остаз булып тора. Балаларны слетларга һәм төрле конкурсларга әзерли. Мисалга, 2021 елда аның тәрбияләнүчеләре “Киңкүләм мәгълүмат чараларында мәктәп урманчылыгы турында иң яхшы материал" номинациясендә призер була.
Уңган хезмәткәргә беркетелгән Торачы участогында күләмле эшләр башкарыла. Урманнан файдалану буенча шәхси торак йортлар төзү, каралты - кура корылмаларын җылыту, ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен халыкның үз ихтыяҗларына - 2500 кубометр, кече һәм урта эшкуарлыкка 2021 елда авыл клубларын һәм мәктәпләрен җылытуга 1000 куб.м. агач бирелә.
Р.Миңнекәев үзен борчыган бер мәсьәләне дә читтә калдырмый. Аның тырышлыгы белән 25 гектар мәйданда урман үсентеләрен тиз үстерү буенча чаралар үткәрелә, 8 гектарда яңалары утыртыла. 1500 килограмм ылыслы агачларның күркәсен җыюны оештыруда катнаша. Торачы участогында 5 километр мәйданда туфракны минеральләштерүдә булышлык күрсәтә. Питомникта утырту материалын казу, кар бортларын урнаштыру эшләрен оештыра.
Тынгысыз урманчы территориядә игълан ителгән барлык өмәләрдә актив катнаша. Сабыр, әдәпле, җаваплы хезмәткәрне коллективта хөрмәт итәләр. Урман хуҗалыгындагы казанышлары өчен Илеш урманчылыгының, муниципаль район хакимиятенең, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының, «Илеш урманчылыгы» Башкортстан Республикасы дәүләт автономлы учреждениесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә күптән түгел Р.Миңнкәев “Башкортстанның атказанган урманчысы” исеменә лаек булды.
Үзенең хезмәт чорының хәтсез вакытын урманчылыкка багышлаган Рәсих Рәсим улы урманнар өчен борчылып, һәр аршын җирдә ялкын телләре белән, закон бозуларга юл куелып юк ителгән урыннарның кабаттан тергезелүе өчен бик күп еллар кирәк булуы турында борчылып сөйли.
-Урман бит ул саф һава чыганагы да, табигать нигъмәтләрен үзендә үстерүче дә, җылылык бирү, төзелеш материаллары чималы алу һәм арыган күңелләргә ял бирү урыны да. Урманда бер агачны карап үстерү күп вакыт, хезмәт сорый, шуңа да урманнарыбызны саклау бик кирәк. Иң мөһиме – эшкә тулысынча бирелү. Нәрсәгә тотынсаң, аны бик яхшы итеп башкарырга кирәк, һәм мин шуңа омтылам да. Урманчы һөнәре миңа Ходайдан бирелгән, минем күңел халәтемә туры килгән хезмәт ул. Аны яратып башкарам, - ди ул.
Тыйнак, сабыр холыклы, тырыш уңганның сүзләре хаклы. Сайлаган һөнәреңне күңелеңне, йөрәгеңне биреп башкарсаң гына барысы да көйле булачак. Кырык елга якын кулга-кул тотынып яшәгән тормыш иптәше Ирина белән балаларының, оныкларының килүенә шатланып яши. Яраткан гаилә, балалар, оныклар – болар барысы да бәхетле булуга иң кирәкле нәрсәләр.
Гүзәл Фәтхуллина.