

Монда инде мобилизацияләнгән солдатларның сораулары буенча алынган кирәк-яраклар озатылды. Атап әйткәндә, бер генератор, ике запас сибе белән ике пычкы, ике шуруповертны шәхси эшкуар Рәсүл Ялалов, даруларны шәхси эшкуар Радик Гыймазетдинов алып бирде.
Шулай ук 45 термос, 15 сәгать, 5 рация, 45 фонарь, 180 газ горелкасы, 165 метр удлинитель, 45 изолента, 40 кабызгыч, 4 кө- рәк, 3 кувалда, 3 чүкеч, 4 җылыткыч җиһазы һ.б. әйберләр алынды. Товарларны җыюда шәхси эшкуарлар Динар Бәхтизин белән Ришат Гәрәев өлгерлек күрсәтте. Шәхси эшкуар Булат Әлмөхәммәтов яугирләр өчен кирәкле булган “Яшим, сугышам, җиңәм” дип исемләнгән брошюраны бастыруда ярдәм күрсәтте. Шулай ук аларга беренче кирәк-яраклар белән бергә туганнарыннан посылкалар, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучыларының йөрәк хисләре кушып язылган хатлары тапшырылды.
Сугышчан кәефтә булган Ватанны саклаучылар үз чиратында барлык илешлеләргә игътибарлыклары, игелекләре өчен рәхмәт әйтте, үзләренең яшәү шартлары, туклануларының яхшы булуын белдерде һәм зур сәлам тапшырды.
Хөрмәтле илешлеләр! Акча җыю мәҗбүри түгел, ул ирекле рәвештә башкарыла. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә бердәм кушылсын иде. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик.
Акча күчерү өчен банк реквизитлары:
ИНН: 0225002913,
КПП: 022501001
БИК: 048073770
ОГРН 1030200019717
ОКПО: 32027615.
ОКВЕД 94.99
Корр./сч. № 30101810600000000770
Рас./сч. № 40703810400340000002
Филиал ПАО «УралСиб» в г.Уфа
Юридик адресы: 452260Илеш районы Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20.
Белешмәләр өчен телефон: 8(34762)5-10-06.
Оператив штаб комиссиясе.