

Җыелган средстволарга, армия сафларында хезмәт иткәннәр, төрле локаль сугышларда катнашучыларның киңәшләренә нигезләнеп, кыр шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барышында кирәге чыгарлык әйберләр сатып алына. Диңгездә тамчы булып кына тоелса да, бу – зур ярдәм һәм ул ихлас йөрәктән башкарыла. Бөек Ватан сугышы чорында яшәгән өлкән буын вәкилләре генә түгел, тарихны укып-ишетеп белгән һәр кеше солдатларга ярдәм кирәклеген һәм мөһимлеген яхшы аңлый, чөнки фронт һәм җиңү өчен без барысын да эшләргә тиеш.
Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала, ди халык әйтеме. Безнекеләр сыната торганнардан түгел, билгеле-район халкының бердәмлеге белән район үзәгендә, авыл советы авыл биләмәләрендә азык-төлек продуктлары, җылы киемсалым һ.б. кирәк-яраклар җыела. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата булыша.
Район үзәгендә эшләүче шәхси эшкуарлар, тегүчеләр иң беренчеләрдән булып әлеге акциягә кушылды. “Барлык тегүчеләрне җыеп, хакимияттә сөйләштек тә, ватсапта махсус төркем булдырдык, план биреп, эшне башлап җибәрдек. Барысы да актив булып, бердәм башкарып чыкты”, - ди муниципаль район хакимиятенең икътисад, сәүдә һәм шәхси эшкуарлык бүлеге начальнигы Эльза Закирова. Ательеларның берсендә булып, эш барышы турында кызыксындык. Гөлшат Гыйльмиярова, Тамара Николаева җитәкчелегендәге “Имидж” ательесының тегү цехында хезмәт кайный. Тегүчеләрнең хәтта төшке ашка бүленергә дә вакытлары юк. Моңарчы алар солдатларга махсус билбаулар тегеп җибәргән, арытаба йоклау өчен капчыклар. Заказлар бихисап булган. «Район үзәгеннән генә түгел, Дүртөйле районыннан да эзләп килделәр», - ди кызлар. Барлыгы 100дән артык йокы капчыгы, дистәләгән жилетлар озатканнар. “Районда штаб ачылганчы ук без волонтерлык ярдәмен башлаган идек инде. Хакимият задание биргәч, ныклап тотындык. Интернетта республиканың “Үзебезнекеләр өчен тегәбез”дигән телеграмм каналына кушылдык та, анда Магнитогорск шәһәре пердприятиеләре өйрәткән схема буенча йокы капчыклары тегә башладык. Аларның тышы җил һәм яңгыр үткәрми торган материалдан, 2025 градус салкынга чыдам. Озынлыгы 2 метрдан артык булса да, төргәч, күтәрергә уңайлы, җыйнак булып кала. Хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызны кайгыртабыз, чөнки алда кышкы салкыннар көтә. Бездә укып белем алган тегүче кызларыбыз - Азалия Камалова, Лилия Шәмсетдинова, Светлана Шәмсиева бик зур ярдәм итте, материалны кисәргә, товар бушатырга һ.б. авыр эшләргә хәтта тормыш иптәшләребезне, әтиәнине, якыннарыбызны җәлеп иттек”, - ди Гөлшат Гыйльмиярова.
Туган өй җылысын еракта да тойсыннар өчен биләмәләрдәге гүзәл затларыбыз да кулларына кабат бәйләү энәсе тотты. Мисалга, Лаяшты авыл мәдәният йорты каршында эшләүче “Әхирәтләр” клубы әгъзалары мәдәни оештыручы Земфира Әсәдуллина җитәкчелегендә ветеран-укытучы Җәмилә Зарипова йортында бергә җыелып, һәр күзәнәгенә кайгыртучанлык хисләрен өсти-өсти, оекбаш-перчаткалар бәйләп, хәрби операциядә катнашучыларга җибәрергә әзерли. Кул эше осталары һәркем өендә дә бәйли, күңеллерәк булыр дип, бергә җыелырга да уйлашканнар. “Көн кадагындагы төрле темаларга сөйләшә- сөйләшә башкарганда җыр-моң да кушылгач, эшләве дә күңеллерәк”, -диләр. Биредә барысы да гомере буе хуҗалыкта фидакарь хезмәт күрсәтеп, лаеклы ялга чыккан апалар-әбиләр. Иң өлкәне – 40 ел дәвамында хуҗалыкта сыер сауган һ.б. төрле эшләр башкарган 85 яшьлек Рауза Хакова. “Мин сугыш чоры баласы, авырлыкларны үз иңнәремдә тоеп үстем, шуңа да бүгенге көндә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Җылы оекбашларым балаларга суыкларны җиңел үтәргә ярдәм итсен, рух күтәренкелеге бирсен”, - ди ул.
«Безнең мәдәният йортында “Әхирәтләр” клубы күптәннән эшләп килә. Без анда җырлар, биюләр өйрәнәбез, концертларга әзерләнәбез. Әмма илдә барган вакыйгалардан да битараф калмыйбыз. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе кысаларында мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җыюны оештырдык. Бу эшне алга таба да дәвам итеп, авылның ватсаптагы төркеме аша битараф булмаган якташларны оекбашлар бәйләргә берләшмәгә чакырдык. Атнага ике тапкыр җыелырга сөйләштек. Клуб әгъзаларына, гомумән, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәтлемен. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде мәдәни оештыручы Земфира Әсадуллина.
Ишкар авыл мәдәният йортының “Балкыш” халык ансамблендә йөрүчеләр дә әлеге акциягә бердәм кушылган. Мәдәни оештыручы Лена Галиева хәбәр бирүгә үк теләге булган һәр кеше хәрбиләргә кирәкле булган җылы оекбашын, бияләен, җылы шарфын, носкилар, термокиемне мәдәният йортына китергән. 85 яшьлек Дүлә Фәрхетдинова исә күңел җылысын кушып бәйләгән бияләенә хат та язып салган. “Кадерле улым! Сине яратып, исәнсау әйләнеп кайтуыңны теләп, безне шатландырып яшәвеңә өмет итеп, сиңа бүләгемне җибәрәм. Исәнсау күрешергә язсын”, - диелә анда.
Әйе, авыл халкы битараф түгел, чөнки илебезгә килгән авырлык, зәңгәр экраннар аша карап, басмалар аша укып кына белгән махсус операция шаукымы бүген һәр авылның һәм һәр йортның ишеген шакыды диярлек. Ишкар авылыннан да берничә егет махсус хәрби операциягә юлланган, контракт буенча хезмәт итүчеләр дә бар. “Халык исемен яулаган ансамблебез 2008 елдан бирле эшләп килә, 12 кеше шөгыльләнәбез. Әлегә кадәр җырлап-биеп кенә йөрсәк, бүген башка максат безне дә тагы да якынайтты. Без бит шуның кадәр бердәм икән, үзебез дә белмәгәнбез моны, дип уйлап куям кайвакыт. Мондый эшләрне бер генә кеше башкарып чыга алмый. Авылдашлар бик бердәм. Егетләребез генә исән сау кайтып, шатлыклы вакыйгаларга җыелырга язсын”, – ди Лена Галиева.
Кемнең кемлеге кайгы килгәч яхшырак күренә дип юкка гына әйтелмәгән. Бу җәһәттән Базытамак авыл советы авыл биләмәсе халкының бердәм булуы үрнәк булып тора. Бердәм омтылыш белән һәркем уртак эшкә хәлдән килгәнчә өлеш кертергә тырыша. “Контракт буенча хезмәт итүче Бәләкәй Тәҗәй авылы егете Маратның Украина җирендә һәлак булуы зур тетрәндергеч вакыйга буларак истә калса, көтмәгәндә өлешчә мобилизация башланып, биләмәнең биш егете махсус операциягә чакырылуы авыр тормыш чорында яшәвебезне тагы бер кат исбатлады. Акция башлангач та һәр төбәк кирәкярак, азык - төлек җыеп хакимияткә китерде. Без аны район үзәгендәге штабка тапшырабыз. Бу эш дәвам итәчәк. Нишлисең, хәзер җиңел вакыт түгел. Ирләре, туганнары еракта үз бурычларын намус белән үтәргә киткән гаиләләргә аеруча авыр. Мобилизацияләнгән егетләрнең якыннарының хәлләрен белешеп торабыз, булдыра алганча булышачакбыз”, - ди Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Мосабиров.
Ташкичү авылында мәдәни оештыручы Гөлнара Сәфиева җитәкләгән “Пенал сулемьес” фольклор ансамбле әгъзалары бердәм булып авыл клубына җыелган. Алдан бәйләнгән җылы оекбашларын, постель кирәк-яраклары, печенье-кәнфит, үсемлек мае һ.б. азык-төлек китергәннәр. “Илләребездә тизрәк тынычлык урнашсын, җиляңгыр тидерми, сөеп үстергән улларыбыз, кадерле ир-егетләребез исән - сау әйләнеп кайтсын иде. Гаиләләренә сабырлык бирсен. Хәзерге вакытта иң зур теләк шушы инде”,”- ди өлкәннәр.
Әйе, оекбашмы, акчамы, азык- төлекме - ярдәмнең бәһасе юк. Хәтта елмаю да - кайгырту, сүз дә - ярдәм. Әлеге акция дәвам итә, шуңа да язылганнардан үрнәк алып, битараф булмаганнар кушылыр, үз өлешен кертер дип ышанасы килә.
Лилия ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.