Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 ноябрь 2022, 05:35

Илебез-дуслык йорты

4 ноябрьдә илебез халкы чираттагы тапкыр дәүләт дәрәҗәсендәге зур бәйрәм-Халыклар бердәмлеге көнен билгеләячәк

Илебез-дуслык йортыИлебез-дуслык йорты
Илебез-дуслык йорты

4 ноябрьдә илебез халкы чираттагы тапкыр дәүләт дәрәҗәсендәге зур бәйрәм-Халыклар бердәмлеге көнен билгеләячәк. Мәгълүм булуынча, әлеге бәйрәмнең тарихы дүрт гасыр элекке шанлы һәм данлы вакыйгаларга барып тоташа. 1612 елда Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат иткән. Ул вакытта Россия дәүләте тарихында  беренче тапкыр бөтен халык, барлык катламнар, шәһәрләр һәм авыллар берләшкән.

Хәер, аннан соңгы чорларда да Россия халкы бердәмлек, оешканлык, милләтара һәм конфессияара татулык үрнәге күрсәткән данлы сәхифәләр илебез тарихында бик күп. Нәкъ бердәмлек белән 1812 елда Наполеон гаскәрләрен, 1941-45 елларда бөтен дөньяга карчыга кебек ябырылган фашистик Германия илбасарларын, башка агрессорларны җиңдек. Нәкъ бердәмлек белән ил халкы сугыштан, табигый казалардан соңгы җимереклекләрне бетереп, яңа тормыш тергезде, сәнәгать, техника, фәнни һәм мәдәни күтәрелешкә иреште. Бөтен ил белән Юрий Гагаринның космоска очуына, спортчыларыбызның медальләренә, галимнәрнең зур ачышларына шатландык.

Шунысы мөһим, халыклар бердәмлеген, милли бөтенлегебезне ныгыту, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау мәсьәләләренә дәүләт дәрәҗәсендә бүген дә гаять зур әһәмият бирелеп, гасырлардан-гасырларга килгән күркәм традицияләр лаеклы үстерелә һәм баетыла бара. Гомумән, бүген илдә барлык милләт, дин вәкилләренә киңкырлы үсешү, иркен сулыш алып яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Һәм һәр милләт, дин вәкиле уртак максатка — газиз Ватаныбыз — Россияне тагын да бөтәйтүгә, аның куәтләрен арттыруга, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи мәдәни иминлеген ныгытуга хезмәт итә.

БАШКОРТСТАН-ХАЛЫКЛАР МӘДӘНИЯТЕ БИШЕГЕ

1994 елдан башлап республикада Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты эшли. Ул 24 тарихи-мәдәни үзәкне берләштерә һәм  50дән артык милли – мәдәни берләшмәләр белән хезмәттәшлек итә.
Республикада 12 дәүләт театры эшли (шул исәптән урыс, башкорт, татар), музей фондлары күпмилләтле төбәк халыкларының үзенчәлеген чагылдыра.

Ел саен Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре, «Берҙәмлек» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале, халыкара Аксаков бәйрәме, «Евразия йөрәге»Халыкара сәнгать фестивале кебек күпмилләтле чаралар, «Башкорт яшьләренең йыйыны» («Башкорт яшьләре дусларны җыя») һәм «Аҫылташ» милләтара яшьләр форумнары үткәрелә.

Халык сәнгать һөнәрләре үсешә. "Агыйдел" башкорт сәнгать кәсебе предприятиесе хәзерге башкорт декоратив-гамәли сәнгать мәктәбенең лидеры булып исәпләнә. Милли спорт төрләрен үстерүгә зур игътибар бирелә.

БАШКОРТОСТАН-ХАЛЫКЛАР ТЕЛЛӘРЕ чәчкәсе

 Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерү өчен барлык уңайлы шартлар тудырыла. Башкорт, татар, чуваш, мари һәм удмурт халыклары тупланган районнарда балалар туган телләрендә укытыла. Моннан тыш, мәктәп-ләрдә 14 туган тел фән буларак өйрәнелә. Биш телдә гәзитләр, журналлар зур тираж белән басыла, теле- һәм радиотапшырулар эфирга чыга.

БАШКОРТСТАН-ПАТРИОТЛАР ҺӘМ ГЕРОЙЛАР ВАТАНЫ

Башкортстан тарихында халыкларның мондый халыклар бердәмлек батырлыгы мисаллары күп.

Башкортстанда туып-үскән 278 кеше Советлар Союзы герое, 35е Дан орденының тулы кавалеры булды. Сугыш елларында республикада яшәүче күп кенә халыклар вәкилләре 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында көрәште. Җиңүнең 75 еллыгы елында ил Президенты В.В. Путин тарихи дөреслекне тергезде - 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Россия Герое Йолдызы белән бүләкләнде.

Бер сүз белән, уртак дуслык йортыбыз — Россиядә Башкортстан халкыбызның күпмилләтле һәм күпконфессияле булуын һәм аларның бердәмлеген чагылдыручы асыл бизәк булып кала. Киләчәктә дә безгә һәр җәһәттән йөзек кашы булып калырга язсын!

 

Фото: mos.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас