

"Дзюдо буенча абсолют Россия чемпионы кубогы" республика турнирында ел саен 200ләп катнашучы старт ала. Ярышларның тантаналы өлешендә дзюдочыларны күренекле спортчы, дзюдо буенча Россия чемпионатының ике тапкыр алтын медален яулаган, Россиянең атказанган спорт мастеры Рөстәм Арсланов та сәламләде. Быел келәмдә Илеш районыннан килгән көрәшчеләр дә көч сынашты.
- Бу турнирда көрәш матур һәм мавыктыргыч булды, катнашучылар әзерлегенең көчле дәрәҗәсе сизелде. Безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы техника, хәрби әзерлек һәм лидерлык характерын күрсәттеләр. Катгый көрәш барышында Айдар Акрамов икенче урынны яулады.
Айдар һәм аның тренерына Рәфкать Рәмзин улына уңышлы чыгышлар белән котлыйбыз! Афәрин Айдар!